Логотип «Мәйдан» журналы

Һиндстанда дәваланучы Рәйхан Хәлитовка ярдәм максатыннан Хәйрия концерты уза

Иртәгә Казанда танылган тревел-блогер Рәйхан Хәлитовны дәвалауга акча җыю максатыннан Хәйрия концерты узачак. Чарада күп кенә танылган җырчылар катнашырга теләк белдергән. Алар арасында Эльмира Калиму...


Иртәгә Казанда танылган тревел-блогер Рәйхан Хәлитовны дәвалауга акча җыю максатыннан Хәйрия концерты узачак. Чарада күп кенә танылган җырчылар катнашырга теләк белдергән. Алар арасында Эльмира Калимуллина, Рәдиф Кашапов, Илназ Гарипов, “Үзгәреш җиле” проекты катнашучылары Зарина Вильданова һәм Илгиз Шәйхразиев һәм башкалар бар.



l_nsdHpdQ3U


Исегезгә төшерәбез, танылган блогер Һиндстанда бик җитди юл һәлакәтенә юлыккан иде. Әлеге вакытта Рәйхан авыр хәлдә. Махсус аппарат ярдәмендә сулыш алса да, ул күзләрен ачты һәм табибларның сүзләренә реакция белдерә. Һиндстанның шәхси клиникасында дәвалану өчен һәр көн 1000 доллар акча кирәк.

Комментарийлар