Логотип «Мәйдан» журналы

Һәр россиялегә Ерак Көнчыгыштан бер гектар җир бирелә

2017 елдан башлап Ерак Көнчыгыш федераль округында яшәүчеләрдән тыш, башкаларның да бер гектар җир кишәрлеге алу мөмкинлеге булачак. Фото: moicrimea.ruАгымдагы елның октябреннән төбәкнең бөтен террри...

2017 елдан башлап Ерак Көнчыгыш федераль округында яшәүчеләрдән тыш, башкаларның да бер гектар җир кишәрлеге алу мөмкинлеге булачак.
852x449-sazhen(2).bd5 Фото: moicrimea.ru
Агымдагы елның октябреннән төбәкнең бөтен террриториясе буенча җир кишәрлеге биреләчәк, элек ул 9 районда гына бирелә иде, дип белдерә Ерак Көнчыгышның үсеш буенча министры Александр Галушка "Известия" газетасына әңгәмәсендә. Бу хакта "РИА-Новости" яза.
Әлеге закон 1 июньнән үз көченә керде.

"Җирне биш елда үзләштермәгән очракта, ул дәүләткә кире кайтарыла. Үзләштергән кешегә аны бушлай бирәчәкләр. Шулай ук агымдагы елның октябрендә җирне файдалану буенча 30 карар эшләү планлаштырыла. Бу җирне ничек үзләштерү мөмкин булуы турындагы бизнес-планнар", - ди Галушка.
Шулай итеп россиялеләр Ерак Көнчыгышта - Якутия, Камчатка, Приморск, Хабаровск крайларында, Амурск, Магадан, Сахалин өлкәләрендә, шулай ук Еврей автономияле өлкәсе һәм Чукотка автономияле округында бер гектар җир кишәрлеге алачак. Ул биш елга бирелә, аннары җир кишәрлеген арендага алырга яки милек итеп алырга мөмкин булачак.

 
 

Комментарийлар