Логотип «Мәйдан» журналы

Һәр районда Әтиләр советы булачак

Татарстанның Әтиләр советын республика Хөкүмәте рәисе урынбасары Васил Шәйхразиев җитәкләде. Республикада әтиләр хәрәкәтен үстерәчәкләр – һәр районда Әтиләр советы төзү бурычы куелды.– Әмма бу Советла...


Татарстанның Әтиләр советын республика Хөкүмәте рәисе урынбасары Васил Шәйхразиев җитәкләде. Республикада әтиләр хәрәкәтен үстерәчәкләр – һәр районда Әтиләр советы төзү бурычы куелды.



sovet1
– Әмма бу Советлар сүздә генә калмасын, – дип кисәтте Васил Шәйхразиев бу атнада Казанда уздырылган әтиләр җыенында. – Бүген җәмгыятьне борчыган демография, гомер озынлыгы, балаларны тәрбияләү, гаиләнең иминлеген тәэмин итү мәсьәләләрен чишүдә әтиләр зур роль башкарырга тиеш.
Татарстанда Әтиләр советы моннан берничә ел элек республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев тәкъдиме белән оештырылып, Чаллы, Түбән Кама, Әтнә, Буа, Чүпрәле кебек унберләп районда алар, чыннан да, гаиләне ныгыту, балалар тәрбияләү юнәлешендә дәүләт һәм сәнәгать оешмалары, иҗтимагый оешмалар белән бәйләнештә уңышлы гына эшләп китте. Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров ассызыклаганча, мәсәлән, Әтиләр советы барлыкка килгән районнарда, башкалар белән чагыштырганда, вәзгыять күргә күренеп уңай якка үзгәрә, гаиләләрнең тәртипсез яшәү, балаларның караучысыз калу күренешләре азая. “Хәзерге вакытта Татарстанның гаилә сәясәте концепциясе өстендә эш бара. Әтиләр советын аны төзүгә һәм тормышка ашыруга үз өлешен кертергә чакырабыз. Әтиләр балаларның төп хокукын – гаиләдә яшәү хокукын якларга бурычлы”, – ди Марат Гафаров.
Бүгенге көндә Татарстанда 38 ялгыз ата 55 бала үстерә.
Кешелекнең киләчәге әтиләр кулында булуын ассызыклап, Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов, үз чиратында, бөтен әтиләргә уйланырлык мәгълүматларны яңгыратты.
– Ир-ат гаиләне карап тотсын һәм сәламәт балалар үстерсен дисәк, беренче чиратта, аның үзенең сәламәт булуы мәҗбүри. Татарстанда ир-атларның гомер озынлыгы хатын-кызлардан 10 елга кимрәк, ә кайбер районнарда бу аерма 20 елга җитә. Без дүрт ел рәттән Татарстанда диспансеризация үткәрәбез, ләкин аңардан һәм бигрәк тә урологка керүдән, гадәттә, ир-атлар баш тарта. Нәтиҗәдә, табибка авырып, соңгы чиккә җиткәч кенә мөрәҗәгать итәләр, – дип борчыла министр урынбасары.
Сергей Осипов китергән рәсми статистикага караганда, республикада 832 мең ир-ат спорт белән шөгыльләнә, шул ук вакытта бу күрсәткеч – һәр икенче ир-атның спортка битараф булуын да ачыклый. “Теркәлгән очраклар буенча гына да: Татарстанда һәр 100 мең кешегә 3 мең ир-атның – йөрәк-кан тамырлары авыруы, 34 мең ир-атның – сулыш органнары авыруы, 3 мең ир-атның – ашказаны-эчәк авыруы, бигрәк тә бавыр һәм ашказаны асты бизе авырулары белән интегүе мәгълүм. Үлем-китем очракларында да йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан 100 мең кешегә – 615 очрак, сулыш органнары авыруларыннан – 63, ашказаны-эчәк авыруларыннан – 63, яман шештән вафат булган 197 очрак туры килә.
Министр урынбасары сөйләгәнчә, Татарстанда ВИЧ-инфекциясен йоктырган 19 699 ир-ат теркәлгән, алардан 1 600 кеше генә Россиянең башка төбәкләреннән килгән ир-атлар, калганнары – безнекеләр. “Югыйсә, алар наркоман да, бомж да түгел. Бу хәл – нәсел калдырырга тиешле замана ир-атларының сәламәтлеккә никадәр җавапсыз каравын аңлата, – ди Сергей Осипов. – Татарстанда әлеге көндә ЭКО, ягъни экстракорпораль аталандыру ярдәмендә бала табарга теләүче 6 мең пар чиратта тора. Элек гаиләдә бала булмаса, хатын-кызга гаеп тагалар иде. Әмма, мәсәлән, бу 6 мең парның 31 процент очрагында сәбәп – ир-атта, тагын 30 процент очракта ир-ат белән хатын-кызның икесенең бала табарга сәламәтлеге җитми”.
Татарстанда ел саен балигъ булмаган балаларга медицина тикшерүе үткәрелә. Узган ел балаларның 70 проценты шундый тикшерү узган һәм аларның бары тик 29,9 проценты гына сәламәт дип табылган. 69,5 процентка исә, өлкәннәр һаман да сәламәтлеген кайгыртмаса, төрле авыруларга бирешү куркынычы яный, 7,7 проценты – хроник авырулардан газап чигә. “Балаларның сәламәтлеге – әтиләр җаваплыгында. Балалар сәламәт булсын өчен үзеңә сәламәт булырга һәм балага игътибар күрсәтергә, аны яхшы физик әзерлектә үстерергә кирәк”, – ди Сергей Осипов.
Әтиләр советы рәисе итеп сайланган Васил Шәйхразиев хәбәр иткәнчә, моннан соң республика әтиләре һәр квартал саен хисап очрашуларга җыелачак, әлбәттә, уртак проектлар тормышка ашырачак. “Безгә тәҗрибә уртаклашу, көнүзәк мәсьәләләр буенча киңәшләшеп тору мөһим”, – ди Васил Шәйхразиев. Ул эшне районнардагы һәр балалар бакчасында, һәр мәктәптә Әтиләр советларын оештырудан башларга кушты. “Ләкин Әтиләр советын балалар бакчасы мөдире тарафыннан бушлай эшче көч итеп кабул итүенә юл куярга ярамый, аның өчен дәүләт учреждениесендә аерым вазифалар каралган. Әтиләр балаларны кечкенәдән тормышларында катнашып, үзләре һәрьяклап үрнәк булып үстерергә омтылу зарур”, – дип максатларны билгеләде Әтиләр советы рәисе.

 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар