Һәлакәткә юлыккан “Ту-154” очкычында Татарстан артистлары да булган
Бүген иртән Россия Оборона министрлыгының “Ту-154” самолеты Сочидан Сүриягә юл алгач, Кара диңгез өстендә һәлакәткә юлыгып, кешеләр һәлак булды. Фото: социаль челтәрләрдәнАнда булган 92 кешедән (шула...
Бүген иртән Россия Оборона министрлыгының “Ту-154” самолеты Сочидан Сүриягә юл алгач, Кара диңгез өстендә һәлакәткә юлыгып, кешеләр һәлак булды.
Фото: социаль челтәрләрдән

Анда булган 92 кешедән (шуларның 84е –пассажир) унысының мәете табылган. Анда Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбле составында казанлы Владислав Голиков һәм Ралина Гыйльманова да булганлыгы ачыкланды.
Владислав Голиков Казан музыка училищесында баян классы буенча белем алган, аннары Мәскәүдә вокал классы буенча консерватория тәмамлаган. Россия армиясенең А.В.Александров исемендәге җыр һәм бию ансамблендә эшләгән.
Казан хореография училищесын тәмамлаган Ралина Гыйльманова чыгыш ясар өчен Сириягә очкан Александров исемендәге ансамблендә биегән. 22 яшьлек кыз белән бергә аның сөйгән егете дә булган. Ул да шушы коллективта эшләгән һәм яшьләр тиздән туй ясарга хыялланган.

Комментарийлар