Һава торышы үзгәрә...
Синоптиклар кисәтүенчә, 16 -17 февраль көннәрендә Татарстанда һава торышы сизелерлек үзгәрәчәк.Республикада бу ике көндә кар, юеш кар, бозлы һәм пыскак яңгыр явачак. Урыны белән буран чыгу ихтималы да...
Синоптиклар кисәтүенчә, 16 -17 февраль көннәрендә Татарстанда һава торышы сизелерлек үзгәрәчәк.
Республикада бу ике көндә кар, юеш кар, бозлы һәм пыскак яңгыр явачак. Урыны белән буран чыгу ихтималы да бар. Юлларда бозлавык саклана. 16 февральдә урыны белән томан төшә.
Һава температурасы кинәт 0-3 градуска кадәр җылыта.
16 февраль кичендә һәм 17се тәүлек буе көньяктан көчле җил исәчәк. Көчәйгән вакытта аның тизлеге секундына 15-20, төнлә һәм иртән 20-25 метрга кадәр җитәр дип фаразланыла.
Юлларда сак булыгыз – көчле бозлавык булачак.
Комментарийлар