Логотип «Мәйдан» журналы

Һади Атласи турында яңа китап

Казанда язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмованың олуг галим, милли азатлык көрәшчесе Һади Атласи турында өр-яңа китабы басылып чыкты.Һади Атласи – ахырга хәтле татар халкының азатлыгы өчен көрәшкән, гомере...

Казанда язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмованың олуг галим, милли азатлык көрәшчесе Һади Атласи турында өр-яңа китабы басылып чыкты.
13901522_1102988746454715_7968857002747765611_n
Һади Атласи – ахырга хәтле татар халкының азатлыгы өчен көрәшкән, гомере буе төрки халыкларны берләштереп, бер бәйсез дәүләт төзү хыялы белән яшәгән, шуңа омтылган, шушы уй-гамәлләре өчен гомере белән түләгән соңгы туранчы ул. 
Бу китап Һади Атласиның тормышына һәм иҗатына өр-яңа күзлектән чыгып язылган, анда галимнең милли азатлык һәм төрки берлек турында хезмәтләренә өстенлек бирелгән, ул көчле рухлы, какшамас шәхес буларак тасвирланган. Китап татар тарихы, милли азатлык көрәше, шушы юлда корбан булган шәхесләр язмышы белән кызыксынучыларга бүләк булачак.
Быел август ахырында Һади Атласиның тууына 140 ел тула, бу китап шул нисбәттән дә дөнья күрде, дип яза Фәүзия Бәйрәмова.

Комментарийлар

Реклама