Логотип «Мәйдан» журналы

"Гыйлем" иске татар дәреслекләрен кирилл әлифбасында чыгара башлый

"Гыйлем" сәхифәсе татар интернетында тиңе булмаган проект башлап җибәрде. "Гыйльми мирас" дип аталган проект кысаларында бер гасыр элек татар балалары укыган дәреслекләр хәзерге татар язуына күчерелеп...

"Гыйлем" сәхифәсе татар интернетында тиңе булмаган проект башлап җибәрде. "Гыйльми мирас" дип аталган проект кысаларында бер гасыр элек татар балалары укыган дәреслекләр хәзерге татар язуына күчерелеп сайтта урнаштырыла.B5226B90-EEA0-4BC1-976B-03850FCDEA16_w1000_r1_s
Интернетта татар телендә популяр фәнгә карый торган мәгълүматларны, география, физика, биология, химия, математика, психология һәм башка фәннәрдән кызыклы мәкаләләрне, күпсанлы инфографика һәм видеоязмаларны тәкъдим иткән "Гыйлем" сайтында яңа зур проект башланып китте. Төрле фәннәргә караган XX гасыр башы татар дәреслекләре кирилл әлифбасына күчерелеп, интернетта чыгарылачак.
Беренче булып "Рәсемле җәгърәфия" дәреслеге (1914) күчерелгән. Аның беренче кисәген сайтта инде хәзер күреп була. Дәреслек авторы - Закир Шакиров. Китап "Өмид" нәшриятында 1914 елда басылып чыккан.
 
"Проектның мәгънәсе – бер гасыр элек иске татар телендә язылган татар дәреслекләрен һәм популяр фәнни китапларны хәзерге язуга күчереп, интернет челтәрендә урнаштыру һәм, әгәр кайчан да булса барып чыкса, бастырып чыгару. Аның идеясе узган елны ук туган иде. Ул чакта аны башкарып чыгарга мөмкинлек булмады.
Быел исә “Гыйлем” берләшмәсе әгъзасы, КФУ студенты Рәхимә Шиһапова белән бу эшкә тотындык. Дәреслекләрне кирилл имласына күчерү белән Рәхимә шөгыльләнә. Без әлегә бер генә дәреслеккә транслитерация эшләп ятабыз – бу – “Рәсемле җәгърәфия” китабы, ул 1914 елда басылган. Аны сайлап алганда төп критерий – теленең җиңеллеге (хәзерге укучыга якын булсын) һәм уникальлеге. Без дини китаплар белән эшләмәячәкбез дип уйлыйм, алар белән кызыксынучы һәм шөгыльләнүче кешеләр җитәрлек. Игътибар уңыбызда дөньяви фәннәр турындагы басмалар булыр.
Әлегә безнең өчен актуаль бер мәсьәлә – китапларның интернетта урнашкан булуы. Аллага шөкер, бүгенге көндә иске татар басма мирасын анда табу җайлы, чөнки Диния нәзарәте һәм “Хозур” нәшрият йортының “Darulkutub” сайты һәм интернет активистлары төркеменең “Мирасыбыз” проекты эшләп килә.
 
15 гыйнварда яңа сайтка күчтек. Хәзер без giylem.tatar адресы буенча эшлибез. Яңа сайтны Иннополис университеты студенты, Красноярски егете Данил Әхмәтшин ясады. Яңа бизәлеш һәм функционал вакыт таләбе иде, шуңа әкренләп проектның дизайны да яңартылды. КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән тыгыз эшлибез, күпчелек волонтерларыбыз шунда белем ала. Институт директоры Рәдиф Җамалетдиновның һәм татар теле бүлеге мөдире Әлфия Йосыпованың ярдәме белән студентларны җәлеп итәбез, аларның эшен ничек тә булса бәяләргә тырышабыз. Университет галимнәре проектның консультантлары да булып тора",  - дип сөйли сайтның авторы һәм баш мөхәррире Айдар Шәйхи.
 
 
Чыганак: http://www.azatliq.org

 

Комментарийлар