Гыйбрәт
Вокзал гөжли.
Язгы җылымса көн булгач, халык мең дә бер төрле мәшәкатен кайгыртып дөнья куа. Менә поезд килде. Шәп вагонлысына эләктем әле: йомшак урындыклы, чиста, җайлы. Каршыдагы кәнәфигә беркетелгән җыелма өстәле дә бар хәтта. Китап укыйм, капкалап алыйм дисәң дә бик уңайлы.
– Энем, бу поезд Буага кайтадыр бит?
– Әйе, апа, утырыгыз, кайта, кайта! Буа поезды бу.
Аксыл плащына килештереп ак яулыгын бәйләгән апа, янымдагы рәткә килеп утырды. Зур гына сумкасын янәшәсенә ипләп кенә урнаштырды да җиңел сулап куйды. Дөнья күргән, күпне белүче апага охшап тора. Поездны соравы исә, тәмам инану өчен генәдер, күрәсең... Кыска гына сүрә укып алгач, поездга өлгергәнен, Коръән ашыннан кайтуын һәм тагын бик күп нәрсәләр сөйләп өлгерде сүзчән апакай. Ахры, үзебезчә эндәшүем күңеленә хуш килгәндер.
Халык күп түгел. Бакча эшләренә керешеп килсәләр дә, әле күп кеше шәһәр тормышы белән арасын өзмәгән, безнең кебек берән-сәрән йөрүчеләре күбрәк очрый.
Ипләп кенә кузгалып киттек. Юлдаш апам кул күтәреп дога кылды:
– Тәвәккәлтү галәллаһи, тәвәккәлтү галәллаһи. Аллаһу әкбәр!
Инде сәфәр үз агымына кереп, урнашасы урнашкан, һәркем тынычланып үз эше белән мәшгуль булган бер мәл җитте. Кемдер көнбагыш чиртә, кемдер дус-ишләре белән күңелле итеп гәп кора. Берәүләр тәрәзә яңагына башын салып калгып киткән... Мин дә поезд кузгалудан ниндидер бер эчке тынычлану хисе белән канәгатьләнеп, бүленеп калган эшемә керештем. Университетта уку дәвереннән үк сакланган гарәп язуы дәфтәрен чыгардым. Язуны онытмау, гарәп теле буенча белгәннәремне искә төшерү иде исәбем. Архивларда 1929 елга кадәрге татар документлары һәммәсе дә гарәп язуында саклана, эзләнә торган темам буенча бу –миңа гел кирәк булачак юнәлеш. Эре хәрефләр белән тырышып язылган «кадими» язуга юлдашымның да күзе төште.
– Бәрәкалла! Әллә гарәпчә укый беләсезме, энем?
– Бераз сукалый идем.
– Кайда укыдыгыз соң, муллалыкка мәллә?
– Юк, апа, аспирант мин, тарихчы. Безнең язу бит еш алышынган, шуңа күрә кешегә ялынып йөрмим дисәң, барысын да үзеңә өйрәнергә туры килә инде...
– Ә мин, Рәйхана апаң, пенсиядәге укытучы, Яшел Үзәнгә кайтышым.
Безнең әткәйнең дә бик күп булган мондый язулары, китаплары, хәтта журналлары да бугай. Шомлы елларда без – балаларга сиздерми генә әти белән әни каядыр «югалттылар». Ул заманда шулайрак иде бит. Белеп алсалар, җаныңа төшәләр. Нәрсә икәнен белешеп торыш юк, гарәп язуы икән – тот та утка як, тот та ерт. Әти шуннан курыккандыр инде, яла ягудан, аңламауларыннан, безне ятим калдырып, үзен кулга алулардан...
Ачы сызгырып, гөрләп-гөрселдәп каршыдан килүче состав үтеп китте, аның кисәк кенә килеп чыгуыннан, бәрмә дулкын белән селкетеп куюыннан хәтта өнсез каласың. – Янә шул мирасыбызга кайтуыгыз әйбәт, дип дәвам итте Рәйхана апа, поезд узгач. Бик әйбәт, ничә гасырлык мәдәниятебезне саклап калган имла бит бу. Совет хакимиятенең идеаллары матур, якты иде. Алар кешене бәхетле итү өчен көрәштеләр. Бер генә начар ягы булды – дингә кизәнү. Меңәр еллар кешенең яшәү рәвешенә әверелгән системаны бер селтәнүдә бетерергә тырыштылар. Иң зур ялгышлык шул булды. Мәчетләрне бетерделәр. Үзебезнең Чиябаш авылындагы мәчетнең манарасын кискәннәрен хәтерлим әле. (Апас ягында ул.) Сугыштан соңгы еллар иде. Үсмер кыз гына булсам да, дөньяга күзем ачылган дәвер. Бөтен авыл мәчет кырыена җыелды. Картлар тәкбир әйтә, хатын-кыз елаша. Каргау-тиргәү сүзләре ишетелә. Анасы елаганны күреп бала-чага үкси. Авылыбызның иң үҗәт активисты – Гайнетдин абзый Фаязов иде. Халык аннан баштан яхшылык белән сорап карады:
– Гайнетдин, тимә инде мәчеткә. Тия күрмә! Үзең дә шул авыл кешесе бит соң син!
– Шул авылныкы булганга кисәбез дә инде без аны! Илдә социализм төзегәндә, бер сез генә мулла-мунтагайларга ияреп намазга йөрмәссез бит?!
– Гайни энем, торсын инде шул килеш. Нигә тиясез соң? Беркемгә дә комачауламый ич инде ул мәчет...
– Комачаулый шул! Менә сезне сознательный коммунизм кешеләре итеп тәрбияләргә мишәйт итә. Бетте, кисәбез! Яшьләр өчен клуб ясыйбыз. Монда диннең зарары турында лекцияләр тыңларга йөриячәксез! Арткарак чигенегез. Таралыгыз моннан! Саботаж ясарга не позволю!
Шулчак авылның хөрмәтле аксакалы, бөтен кешегә яхшы мөгамәләсе, иплелеге белән танылган Галим бабай телгә килде:
– Гайнетдин энем, инде бәндәләрдән оялмыйсың икән, Аллаһыдан курык! Бер-бер хәл булыр дип тә шикләнмисеңмени?..
– Белеп торыгыз – Алла юк! Совет наукасы космоска менәргә әзерләнә. Галимнәр раслаячак әле аның юклыгын. Әгәр сез аллагыз бар дисез икән, менә хәзер үк ике күземне, ике кулымны, ике аягымны алсын!
Бу кадәр үк көферлекне, денсезлекне көтмәгән халык «аһ» итеп чигенеп куйды. Күрше чуваш аылыннан ялланган кешеләр инде эшне бетереп килә иде. Берничә мизгелдән манара гөрселдәп мәчет бакчасына килеп төште. Тузан тузды, кошлар пырхылдашып оча башлады. Куркынган кешеләр елашып-әрнешеп, ниндидер шомлы, авыр тойгы белән өйләренә таралыштылар.
– Рәйханә апа, ә Гайнетдин абзыйга берни дә булмадымы?
– Булмыймы соң? Әле ниләр генә булды! Бу вакыйганы да сиңа шуның өчен, гыйбрәт булсын дип сөйлим инде, энем! Иң гаҗәбе дә шунда шул. Бер ун еллап әле парторг, әле колхоз рәисе булып эшләп йөрде Гайниебыз. Шуннан китте инде... Иң элек бер-бер артлы күзләре күрмәс булды. Аннан йөри алмыйча урын өстенә егылды. Ярты еллап яткач, инде куллары да сафтан чыгып, үзе ашый алмый башлады. Кулы авызына килми – хатыны бала караган шикелле кашыклап ашата диделәр. Әнә шулай бик мескен хәлдә сигез еллап хәрәкәтсез ятты. Төрле ягын уйлагандыр, күрәсең. Андый хәлдәге кеше өчен сигез ел аз түгел бит. Инде соңгы сулышлары якынайгач, өендәгеләрне җыеп әйткән ди:
– Мәчетнең манарасын кистереп зур гөнаһ эшләгәнмен. Хәзер шуның зыянын күрәм. Гомерегез булса, белегез: Алла бар икән. Балаларыгызга да, оныкларыгызга да әйтегез – Алла бар! Менә мин сезгә – тере гыйбрәт! – дигән. Гүре нур булсын, гөнаһларны ярлыкаучы бер Аллаһ. Соңгы сулышында булса да, ул бәндәнең күңелендә иман нуры пәйда булган...
Әңгәмәдәшем белән беразга тын калдык. Поезд тәрәзеннән язгы хозурлык күзгә ташлана. Һәр тарафта – яшәрү, яшелләнү, яңару. Бу агачлар, хәтфә болыннар, бормалы елгалар моннан илле ел элек тә, йөз ел элек тә, хәтта мең ел элек тә шулай булган бит. Алар үзгәрешсез. Табигать чагыштырмача гел бертөрле. Кешеләр генә үсеш кичерә, үзгәрә, күченә, эзләнә. Рәйханә апа сөйләгән кыйсса әлеге фикеремне янә дә куәтләп, мөһерләп күңел киштәсендә тәгаенләнгән җиренә урнаштырып куйды.
Илдар КЫЯМОВ
Фото: dumrt.ru
Комментарийлар