Логотип «Мәйдан» журналы

Гүзәл Яхинаның "Балаларым" романы "Большая книга" тавыш бирүендә җиңде

Язучы Гүзәл Яхинаның "Балаларым" романы "Большая книга" Милли әдәби премиясенең халык тавыш бирүе нәтиҗәсендә беренче урынны алды. Шул турыда премиянең матбугат хезмәтендә хәбәр ителде. Бу хакта РИА Н...



Язучы Гүзәл Яхинаның "Балаларым" романы "Большая книга" Милли әдәби премиясенең халык тавыш бирүе нәтиҗәсендә беренче урынны алды. Шул турыда премиянең матбугат хезмәтендә хәбәр ителде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
056


Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Григорий Служительнең "Савелий көннәре" романы - икенче, Евгений Водолазкинның "Брисбен" романы өченче урын алды.


Әдәби академия тарафыннан сайлап алынган "Большая книга"ның XIV сезоны лауреатлары 10 декабрьдә премияне тапшыру тантанасында игълан ителәчәк, халык тавыш бирүендә җиңүчеләр истәлекле бүләкләр алачак.


Халык тавыш бирү июнь аенда LiveLib китаплары турындагы сайтта башланды. Берничә ай дәвамында теләге булган һәркем үзенә ошаган әсәр өчен тавыш бирә алды.


"Большая книга" - 2005 елда гамәлгә куелган Милли әдәби премия. Премияне Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр федераль агентлыгы, Мәдәният һәм кинематография федераль агентлыгы гамәлгә куйды.
 
Фото: Михаил Захаров

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар