Логотип «Мәйдан» журналы

Гүзәл Удачина мәктәптә укучы-укытучы низагын хәл итү чаралары булдырырга кирәклеген әйтте

Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина фикеренчә, мәктәпләрдә чыккан низагларны хәл итү өчен системалы чаралар кирәк. Бу хакта ул Татарстан Дәүләт Советы утырышында сөйләде.Ан...

Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина фикеренчә, мәктәпләрдә чыккан низагларны хәл итү өчен системалы чаралар кирәк. Бу хакта ул Татарстан Дәүләт Советы утырышында сөйләде.
Гүзәл Удачина мәктәптә укучы-укытучы низагын хәл итү чаралары булдырырга кирәклеген әйтте
Аның әйтүенчә, 2018 елда мондый шикаятьләр мәгариф мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләрнең биштән берен тәшкил иткән. "Хәзер инде бу сирәк очраклар гына булмаганга, низагларны кисәтү буенча системалы карарлар кирәк дип саныйбыз", - ди Удачина.
Ул бу проблеманы хәл итүнең төрле юлларын тәкъдим итте.
Шулар арасында: белем бирү оешмалары эшен бәяләү критерийларына ата-аналарның мәктәп эшенә карата нигезле шикаятьләре белән бәйле күрсәткеч кертү; мәктәпләрдә низагларны хәл итүнең бертөрле регламентын эшләү; "укучы-укытучы" низагларын хәл итүче дуслаштыру хезмәтләрен киңәйтү; белем бирү оешмалары каршында уку процессында чыккан ызгышларны җайлау комиссияләре булдыру.
Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/18/182846/

Комментарийлар