Логотип «Мәйдан» журналы

Гүзәл Удачина баланы беренче сыйныфка электрон гариза буенча кертергә тәкъдим итә

Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина мәктәпкә беренче сыйныфка баланы электрон гариза белән кабул итү тәкъдимен кертте. Бу хакта ул Татарстан Дәүләт Советы утырышында әйтте....

Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина мәктәпкә беренче сыйныфка баланы электрон гариза белән кабул итү тәкъдимен кертте. Бу хакта ул Татарстан Дәүләт Советы утырышында әйтте.
Гүзәл Удачина баланы беренче сыйныфка электрон гариза буенча кертергә тәкъдим итә
"Контроль-күзәтчелек эше кысаларында, ата-аналардан мәктәпләрнең балаларны беренче сыйныфка кабул итәргә теләмәвенә кагылышлы шикаятьләр килде. Аларның күпчелеге балалар мәнфәгатен күздә тотып хәл ителде. Мондый фактлар булмасын өчен, беренче сыйныфка кабул итү тәртибен җайлау буенча өстәмә чаралар кирәк дип саныйбыз", - диде Удачина.
Аның фикеренчә, республикада баланы беренче сыйныфка ата-ананың электрон гаризасы нигезендә кабул итү системасын кертү кирәк. Ул, шулай ук, муниципаль берәмлек башлыкларына белем бирү оешмаларын аерым территорияләргә беркетүне уйлап эшләргә, балалар санын һәм мәктәпләрнең куәтләрен исәпкә алырга кирәклеген әйтте.
Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/18/182840/

Комментарийлар