Логотип «Мәйдан» журналы

Груша ашагыз!

Кешелек дөньясына бик борынгыдан билгеле җимешләрнең берсе ул. Беренче гасырда ук Рим империясе халкы аның 30дан артык төрен белгән. XVI гасырда җимеш Франция белән Италиядә киң танылу алган. Груша ал...

Кешелек дөньясына бик борынгыдан билгеле җимешләрнең берсе ул. Беренче гасырда ук Рим империясе халкы аның 30дан артык төрен белгән. XVI гасырда җимеш Франция белән Италиядә киң танылу алган. Груша алмага караганда суыкка тизрәк бирешә, шуңа күрә Русиядә азрак таралган.


Груша аксымга, углеводларга, органик кислоталарга, пектин матдәлә­ренә, калий, кальций, тимер, натрий кебек минералларга, A, B1, B2, C, PP витаминнарына бай.
Бу татлы җимештә җи­ңел үзләштерелүче глюкоза, фруктоза күп микъдарда туплана. Фруктоза бигрәк тә шикәр чиренә тиз бирешүчеләр өчен файдалы. Көз көне табигый иммуностимулятор ролен дә үти. Андагы эфир майлары һәм арбутин антибиотигы организмның саклану көч­ләрен ныгыта, йогышлы авыруларга, бактерияләргә каршы көрәштә ярдәм итә.
Көненә ике груша ашау ашказаны-эчәк эшчәнлеген җайга сала, үт куыгыннан үт бүленеп чыгуга булышлык итә. Нәтиҗәдә, организм токсиннардан чистарына. Җимешнең сүс­ләре холестеринны киметә һәм атеросклерозны искәр­тә. Груша ярдәмендә тимер кытлыгын да бетереп була. Андагы калий йөрәкне ныгыта, ә фолий кислотасы авырлы хатыннарга һәм балаларга уңай йогынты ясый.
Борынгы заманда табиблар грушаны яраларны тиз төзәтү һәм тән температурасын төшерү өчен кулланган. Медицина буенча борынгы гарәп язмаларында җимешнең үпкә авыруларын дәвалаудагы ярдәме турында искә алына. Халык медицинасы да аны бик күп чирләрдән дәва дип исәпли. Тик бу җи­мешне дөрес кулланырга кирәк. Грушаны ач карынга ашарга һәм соңыннан су эчәргә ярамый. Шулай ук ит азыкларыннан соң ярты сәгать үтмичә ашарга киңәш ителми.
Ә гомумән алганда, 40 яшь тулганнан соң табиблар грушаны күбрәк ашарга куша. Атнасына ике тапкыр груша көннәре үткәрү, ягъни яңа өлгергән 1,5-2 килограмм җимеш кенә ашау бик файдалы.
«Кызыл таң»

Комментарийлар