Гомер – озын ул...
Гүзәл ӘДҺӘМБәянРСФСРның атказанган табибәсе Исламова Миңзифа Гаяз кызының якты истәлегенә багышлана I бүлекӘллә өнем, әллә төшем...«Шышш-шышш...» «Шышш-шышш...»Иң эл...
Гүзәл ӘДҺӘМ
Бәян
РСФСРның атказанган табибәсе Исламова Миңзифа Гаяз кызының якты истәлегенә багышлана
I бүлек
Әллә өнем, әллә төшем...
«Шышш-шышш...» «Шышш-шышш...»
Иң элек мин шул тавышны ишеттем бугай. Менә ул аваз, хәтер түрләрен иңләп, аңыма да килеп сылашты.
«Шышш-шышш»... «Шышш-шышш»...
Таныш, бик таныш иде ул миңа. Кайчан, кайда ишеттем соң мин аны? Ниндидер рәхәт, күңелгә бик якын истәлек белән бәйле бу тавыш әллә хәтеремне уята башладымы?..
«Шышш-шышш...» «Шышш-шышш...»
Я инде, я, ярдәм ит миңа! Мин сине хәтерләргә тиеш! Кайда? Кайчан, шул тавышны ишетүгә, йөрәгем ашкынып-ашкынып тибә башлый иде? Бөтен күңелем, җаным-тәнем белән шул тавышка кайчан омтылдым соң?
«Шышш-шышш...» «Шышш-шышш...»
Кемнәрнеңдер шаяру-чыркылдашуы хәтер түрләренә үрелә башлады...
– Кызлар, кызлар! Карагыз, карагыз әле Дилбәргә! Күрәсезме, ничек тыңлана!
Шунда каяндыр тагын бер шаян тавыш килеп өстәлә кебек:
– Әллә Дилбәребез Дамирын аяк тавышыннан ук таный инде?
– Үләм, җаным! Менә мәхәббәт кешене нишләтә!
– Яраткач, таныйсың инде, малайкаем!
– Дамирың килеп җитте! Сизәсеңме, Дилбәр? Әнә, ишек төбендә тора!
Чынлап та, шулчак берәү ишек шакыды кебек.
Кызлар хор белән аңа дәшә:
– Ярый, ярый, кер, Дамир!
– Дилбәр сине дүрт күз белән көтә инде!
Әйе, шулай булды бит! Шулай! Аннан соң... Тукта! Ә аннан соң нәрсә?
...Хәтер хәзинәсен тагын-тагын берәмтекләп барлый башлыйм.
«Кер, Дамир!» – диләр. Дамир... Бик таныш исем кебек. Таныш кына түгел, күңелгә бик якын исем бу! Шундый кадерле исем... Әллә йөрәгем сулкылдый инде? Дамир... Дамир... Тик кем соң ул? Уйларым бихисап, чуалышып беткән. Үзләре берсен-берсен чәкеп әүмәкләшә... Әйләнәләр... Тулгана... Башым да шул уйлардан «чаң-чоң» киләме? Хәзер, хәзер... Тагын бераз гына түзим дә... Барлык чуалган фикерләрем бер тәртипкә килеп тезелсен дә... А-а-а-а!!!
***
– Дамир... Дамир...
Авыру кызга таба иелгән шәфкать туташы дертләп китте.
– Зифа, ишетәсеңме? Дамир, ди, саташа, ахры.
– Анысы кем икән? Бик якын кешеседер инде.
Авыру ишетелер-ишетелмәс кенә пышылдап куйды:
– Якын кеше...
– Сизәсеңме, ул безне ишетә! – диде Зифа исемлесе, куанып. Шунда ук борчылып сорап та куйды:
– Кайчан китерделәр үзен?
– Иртүк. Әле яктырып кына килә иде. Дүртләр тирәсендә.
– Абау! Иртән-иртүк урамда нишләп йөрде икән ул?
– Кем белә инде аны. «Кәҗә бистәсе» тирәсендә, диделәр. Бәрдергән машинасы – кабахәт! – качып киткән. Әле ярый яшьләр күреп алган үзен, «Ашыгыч ярдәм» чакырганнар. Язмышы өеннән йолкып чыгаргандыр мескенне. Аягында да өй чүәкләре генә бит.
– Бигрәк кызганыч. Үзе шундый яшь. Өйдәгеләре дә көтәдер, борчылалардыр. Врач нәрсә ди соң?
– Сынган җирләре юк, ди. Эчке органнарын да тикшерделәр. Барысы да нормально, ди. Тик менә башы каты бәрелгән. Врач кисәтте: аңына килгәндә, янында булырга тырышыгыз, ди.
Кызлар тагын нидер пышылдашты.
***
«Мин аларны аермачык ишетәм. Ишетәм бит! Якында, янәшәмдә генә пышылдашалар кебек. Башы каты бәрелгән, диләр... Башы бәрелгән? Кем турында сөйләшәләр соң? Кемне шулай кызганалар? Башы бәрелгән, ди...
Фикерем тагын чуалды, сибелеп бетте...
Мин нәрсәне хәтерләргә тиеш идем соң әле? Әйе, әйе! Хәтерләргә тиеш идем! Буталып беткән уйларымны чиратка салырга, дисбе тезгәндәй, тәртипкә китерергә тырышам.
Шышш-шышш... Шышш-шышш...
– Дамир, беләсеңме? Дилбәр сине аяк атлавыңнан да таный! Коридорның теге башында «затлы башмаклар»ың «шыш-шыш» килә башласа, Дилбәрнең күзләре ут яна!
Башмаклар... Шыш-шыш...
Әйе, әйе! Бу бит аяк тавышлары! Башмак тавышы! Кемнәрдер башмакларын шудыра-шудыра гел йөреп тора түгелме соң! Шышш-шышш... Шышш-шышш... Якында гына! Кайчаннан бирле шуны төшенмәвемне күр инде! Башмак тавышы шул! Әнә, берсе тагын атлап китте. Тагын. Шышш-шышш... Шышш-шышш... Якында гына икән лә! Янәшәмдә генә – кешеләр! Мин ялгыз түгел икән! Аларга дәшәсем, яныма чакырасым килә. Бәлки, бу билгесезлек чоңгылыннан мине йолкып алырлар? Килсеннәр иде яныма, пыран-заран килгән уйларымны тезәргә иде бер җепкә.
– Ә-ә-ә-әй! Ә-ә-ә-әй, се-е-е-ез! Кешелә-ә-ә-әр! Монда килеге-е-ез!
Йа Хода, алар мине ишетми! Ишетмиләр бит! Һаман да «шышш-шышш» атлауларын беләләр. Яныма килергә, ярдәм итәргә уйламыйлар да! Югыйсә, бар көчемә кычкырам бит...
– Ә-ә-ә-әй! Ә-ә-ә-әй!
Кинәт ниндидер имәнеч караңгылык мине үзенә суырып алды...
* * *
– Дамир, ярый әле безнең бүлмәгә керми узып китмәдең. Юкса Дилбәребез мәхәббәт сагышыннан сулып үләр иде!
– Кара-кара Дилбәрне! Кып-кызыл булды!
– Әбәү! Дамирын күрче! Анысы да чөгендер кебек!
Тагын шырык-шырык киләләр. Нинди бәхетле үзләре! Тик берсе генә нигәдер көлми...
– Кызлар дим! Җитте инде сезгә!
Әллә кызларны шаярудан тыярга тырышуымы? Уйларым тагын чуалды...
«Җитте инде», ди... «Җитте...»
Туктале, тукта! «Җитте» дигән кыз кем иде соң? Җитте, ди. Җитте... Әллә... Әллә мин идемме? Бүтәннәрнең шаяруына үртәлүче кыз мин үзем түгелме соң? Әйе, мин идем бит. Мин! Шулай иде кебек... Шулай. Ә теге шаркылдыклар һаман такылдый бирә:
– Дамир, әйт әле! Дилбәрне бик тә, бик тә яратасыңмы?
– Кара, кара. Дәшмәгән була!
– Ә без сине хәзер кызык итәбез! Үзеңне куып чыгарабыз да бүлмә ишеген биклибез дә куябыз. Дилбәрне свиданиегә чыгармыйбыз!
– Без монда өчәү, безне барыбер җиңә алмыйсың. Шулай бит, кызлар!
Кызларның берсе (Абау! Бу бит, чынлап та – мин!) үртәлә-үртәлә, акланырга маташа:
– Нинди свидание ди ул! Иртәгә семинар икәнне оныттыгызмы әллә? Дамир философия китабына гына кергән. Шулай бит, Дамир?
(Бу – мин бит! Әйе, мин ләбаса! Ә нигә акланам соң әле?)
– Үлә-ә-әм! Мәхәббәт күгәрченнәре! Хәйләләп маташкан булалар! Соңгы тапкыр әйтәм, Дамир! Дилбәрне яратам димәсәң, китабыңны бирмим!
(Мин тагын, тагын аларга ялынам.)
– Кызлар, җитте инде сезгә!
– Дилбәр, син тик кенә тор! Синнән сорамыйлар. Яле, Дамир, кабатла! Мин Дилбәрне я-ра-а-та-а-ам!
Дамир дигәне дә шаяруга кушылып китә:
– Мин Дилбәрне бик тә, бик тә, бик тә яра-та-а-ам!
Шаяру-көлү бүлмәгә дә сыешмый сыман...
– Ә син исбатла! Үбешегез! Горько! Горько!
Шунда ул мине кочаклап алды. Кем соң әле ул? Ул... Ул... Онытканмын... Хәтерләмим... Мин оялудан комач булган йөземне бер мизгелгә генә аның күкрәгенә яшердем кебек. Шундый таныш, якын ис... Әллә чынлап та мине үбәргә үрелә инде? Абау! Нинди оят... Ничә кеше карап торганда, ничек үбешим, ди! Учларымны аның күкрәгенә терим дә читкә тартылам.
– Ю-у-у-к! Ю-у-у-к, кирәкми!
Ул мине аңлады. Аңлады мине! Аңлады да кулларымны җылы учына кысты...
– Анысы – туйда! Шулай бит, Дилбәр? Күп көтәсе калмады инде. Тагын унсигез көн генә! Унсигез көннән – безнең туй! Кызлар, сез барыгыз да туйга чакырулы!
– Ту-у-уй?
– Ишетәсезме, кызлар, туй, ди!
– Кызлар, күрегез әле бу Дилбәрне! Берәүгә дә әйтмичә, кияүгә чыгарга җыенган!
– Безнең рөхсәттән башкамы?
– Сюрпризны үзегез боздыгыз бит, кызлар! Чакыру билетын биргәндә генә әйтербез, дигән идек. Шулай бит, Дилбәр!
Ул тагын минем кулымны кыса. Учлары шундый җылы... Шундый ышанычлы... Ул мине яклый... Ул... Ул Дамир бит! Дамир! Ул бит минем ирем! Бердәнбер яраткан кешем! Минем Дамирым! Бәгырь кисәгем!
Бик якында гына башмакларын шудыра-шудыра тагын кемдер үтте... «Шышш-шышш». «Шышш-шышш...» (дәвамы бар).

Комментарийлар