Логотип «Мәйдан» журналы

Гомер – мизгел

Истәлек-хатирәләр

Балачак

Төн. Сукыр лампаның тонык яктысыннан стенага төшкән шәүләләр талгын гына биешәләр. Өстәл өстенә башын салып, нәни кызчык изрәп йоклый. Алдында чистартылып бетмәгән орлыклар...

Бу – минем өч-дүрт яшьлек вакытымнан хәтеремә сеңеп калган төннәрнең берсе. Ничәү булды икән алар? Әнием, җиде-сигез яшьлек апам, биш-алты яшьлек абыем һәм мин – барыбыз бергәләп бер төндә бер капчык орлыкны чүптән арындырып бетерә идек. Җиңү таңын якынайтуга көчебездән килгәнчә тырышабыз. «Без күбрәк эшләсәк, җиңү тизрәк килер, әтиегез тизрәк кайтыр», – дия иде әниебез. Орлыкны бөртекләп диярлек тапшырабыз, аның хәтта чүбен дә граммына кадәр үлчәп кабул итәләр. Орлык чистарту тәмамлангач, сарык йоны тетәбез. Әнием көне-төне оекбашлар, бияләйләр бәйли. Барысы да фронт өчен.

Абыем Айрат район газетасыннан мәкалә укый: «Галимова Нурия көне-төне ашлык чистарта, йон тетә. Җиңүне якынайту өчен үзенең өлешен кертә. Тиздән әтисе дә кайтыр, ул киткәндә тумый калган кызы ничек зур үскән дип, шаккатып, кулына күтәреп алыр әле... Язучы – кладовщик Кыямов Кашап абый...» Мин, ул укыганнарны чын дип белеп, балаларча самимилек белән куанам, хәтта горурланам да. Сөенечемнән тагын да тырышыбрак эшләргә керешәм.

Тик әтием кайтмады шул. 1941 елның августында үзе теләп фронтка киткән әтинең 1942 елның октябрендә «хәбәрсез югалды» дигән язуы гына килде. Әниебез, өч бала белән тол калган утыз яшьлек гади авыл хатыны, гомере буе аның кайтырына ышанып яшәде. «Атагыз исән, бер кайтыр әле», – дип безне дә өметләндереп торды.

...Минем әтием Тимер белән әнием Мәликә бик кечкенәдән ятим калып, балалар йортында үскәннәр. Воткинскидагы хәрби заводта эшләгәндә танышканнар алар. Шунда яшәгәндә беренче балалары туган. Әмма ул бик кыска гомерле булган. Бала хәсрәтеннән соң әнием бүтәнчә ул шәһәрдә калырга теләмәгән. Саба районының Сатыш авылында яшәгән бабай әтиемә йортын васыять иткән булган, 1933 елда алар шунда кайтып төпләнгәннәр. Сигез елдан, чакыру белән, яңадан Воткинскига китәргә ниятләгәннәр. 1941 елның 13 июнендә паспортлар да алганнар. Тик китеп өлгермәгәннәр, хәвефле  22 июнь таңын аларга Сатышта каршыларга насыйп булган.

Мин ул вакытта карында әле, туарыма дүрт ай вакыт бар. Апама – биш, абыема ике яшь.

Сугыш чыккач та фронтка киткән әтиебезнең хатлары килгәләп торган. «Без Гитлерның башын сәнәккә чәнчеп алып кайтырбыз, без барыбер җиңәрбез», дип язган ул... Әнигә ничек тә балаларны сакларга киңәш иткән. Миңа исемне дә, кыз туса, Нурия кушарсың дип, әтием язып җибәргән.

 

Яшьлек

Еллар узды. Без үсеп җиттек. Апам Рузия Кемерово өлкәсенә эшкә язылып китте дә, Прокопьевск каласында тормышка чыгып, яшәп калды. Айрат абыем 37 ел Сабадагы автохуҗалыкта эшләде. Бер дә алдынгылыкны бирмәде, исеме мактау тактасыннан төшмәде. Хәзер ул вафат инде.

Мин җидееллык мәктәпне тәмамлап, телефонистка булып эшкә кердем. Шигырьләр белән бик мавыгам. Озын-озын поэмаларны күңелдән беләм. Ерак чишмәгә көянтә-чиләк асып суга йөргәндә шигырь юлларын кабатлыйм, ятлыйм. Клубта концерт-кичәләр булса, сәхнәдән дә укыйм. Коммутаторда дежур торган көнем туры килсә, минем урынга әнием калып тора. Мин йөгереп барам, сәхнәдә чыгыш ясыйм да кире эш урыныма кайтам. Кичке мәктәптә укып урта белемле булдым.

Молотов (Пермь) өлкәсендәге күмер шахталарында эшләүче күрше авыл егете Мөхәммәткә тормышка чыктым. Ирем көндез эшли, кич техникумда укый. Мине дә сигнал бирүче итеп шахтага эшкә алганнар иде. Берзаман, совет хатын-кызлары шахталарда эшләргә тиеш түгел, чит илләр көлә икән, имеш, дип эштән чыгардылар.

1973 елда Чаллыга кунак булып баргач, автобуста яшьләрнең татарча җырлауларын күреп килгән ирем Мөхәммәт, кайтам булгач кайтам туган якка, дип карар кылды. Ә мин, хисапчы буласым килеп, укырга кермәкче идем, кабул итү тәмам дип, ике елдан килергә киңәш итеп, кире бордылар. Вакытны бушка уздырмас өчен һөнәр училищесын тәмамладым. Үзем бригадир-почтальон булып эшлим. Яңа һөнәрем буенча да эшкә чакыралар, әмма мине почтадан җибәрергә теләмиләр. Социалистик ярышларда җиңүче булып, күчмә кызыл байраклар алып эшли идек ул вакытта.

 

Чаллы туфрагында

1974 елда Чаллыга килеп урнаштык. Миңа КАМАЗга эшкә керү насыйп булмады, пропискаң юк, җитмәсә хатын-кыз дип алмадылар. Бер ай эчендә эшкә керергә кирәк, юкса стаж өзелә. Төзелеш трестының кадрлар бүлегенә килгәч, эретеп ябыштыручы итеп төзелешкә җибәреп торуларын сорадым. Унынчы почта бүлекчәсенә дә гариза язган идем. Анда чакырсалар да, төзелештән китмәдем, эшли алмаган дип әйтерләр төсле тоелды. Бер атнага дип барган җиремдә чирек гасыр эшләргә язган икән.

Арматура цехына кулдан эретеп ябыштыручы булып урнаштым. Диаметры дүрт сантиметрлы бишәр метр озынлыктагы арматураны көчәнеп ташыйм. Җилкәләрем суелып бетте. Ләкин бер кешегә ләм-мим бер сүз әйтмим, көләрләр, булдыксыз, дип әйтерләр дип куркам.

Шулай үҗәтләнеп эшли-эшли көчем дә артты. Идарә башлыгы Александр Сергеевич Евдокимов мактау грамоталары тапшырганда кулын кыскач: «Ничего себе!» – дип куя торган иде хәтта.

Осталыгым да көннән-көн арта барды. Әйбәт эретеп ябыштыручыларның шәхси келәймәсе була бит. Миңа да бирделәр. «Автозаводстрой»ның 4 нче төзү-монтаж идарәсенә, Әхмәди Филиппов бригадасына монтажчы булып күчтем.

Очар кошлар гына менә алган югарылыкта эшләгән чаклар була. Бригадир разрядымны бишенчегә күтәрәм дигән иде – ризалашмадым. Өченче разряд белән эшләүчеләр дә бар бит, ә акча бригададан бүленә, шуңа күрә, намусым җитмәде. Бригададагы ир-атлар ихтирам итәләр үземне. Ялгыш кына сүгенү сүзе ычкындырсалар да тизрәк гафу үтенәләр. КАМАЗ заводлары, ГЭС, ЗТЭО, КБК, ЖБИ – барысы да безнең куллар аша үтте. КАМАЗның икенче чиратын тапшырганда «Хезмәттәге батырлыгы өчен» медале белән бүләкләндем.

Чаңгы шуарга яратам, төз атам, КамГЭС данын яклап ярышларда катнашам. Бик күп мәртәбәләр җиңүче булып, мактау кәгазьләре, значоклар, дипломнар алдым.

Берзаман КАМАЗның РИЗына күчәргә кыстыйлар бит мине. Имеш, бишенче разрядлы эретеп ябыштыручы итеп алалар да, эшләмичә, спорт белән генә шөгыльләнәсе була. Үзем ияләшкән коллективка хыянәт итәмме соң?! Эштән бушаган вакытымда, ял көннәрендә дә шөгыльләнә алам бит мин спорт белән.

ЗТЭО төзелешендә опалубка кисәбез шулай. Карлы яңгыр ява. Бригадирыбыз Николай Козлов миңа ярдәмче итеп Руслан исемле егетне билгеләде. Без чучкалар кебек пычранып беттек. Өс-башыбыз – брезент спецовка – шыкраеп катты. Руслан монтажкасын тотып атмасынмы берзаман. «Мин – мин инде, дурак, монда эшкә кердем. Ә син, акыллы гына килеш монда йөрисең», – дип ачулана. Шуннан соң китте ул бригададан. Ә мин калдым.

Авырлыкларга бирешмәскә, чыдам булырга кирәк, дип саный идем. Нинди генә кыенлык килсә дә, түзә идем.

Җәрәхәтләр дә алгаладым. Шул ук ЗТЭОда эшләгәндә арматура эчемне тишеп керде. «Ашыгыч ярдәм» машинасы белән алып китеп, тегеп кайтардылар. Бервакыт электрод белән аягымны пешердем. Ярасы төзәлмичә, озак кына аксаклап йөрергә туры килде. Тәнемдәге очкын чәчрәп пешкән, киселгән урыннар күптән җөйләнде инде, истәлекләре генә калды.

 

Берсе дә онытылмый

Төзелештә эшләгән еллар онытылмый, җуелмас хатирә булып күңелемдә саклана. Кою заводының гигант фундаментларын, ЖБИдагы тирән котлованнарны, Двигательләр заводының эмульсия каналларын төшләремдә әле дә күрәм. Двигательләр заводының мин ябыштырган фермалары янгыннан соң да сынмады, бөгелделәр генә. Ул фермаларны командировкага килгән Валера исемле оста эретеп ябыштыручыга йөкләделәр. Ул чирләп китте, ә заводны түбә ябучыларга тапшыру вакыты җиткән. Прораб Павел Апексимов миңа килде, синең келәймәң бар, Нурия, тырыш инде, ди. Аның сүзен тыңлап, калган бөтен фермаларны миңа ялгарга туры килде.

Яшьлегемә кире кайтсам да, барыбер төзелешне сайлар идем, чөнки балаларыма, оныкларыма горурланып күрсәтерлек, сөйләрлек эшләрем бар. Гигант заводлар да, шәһәр дә – кешеләр күз алдында.

 

Нурия ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА

 

«Мәйдан» № 12, 2021 ел

 

 

Нурия Тимергали кызы Гыйльметдинова 1941 елның 14 декабрендә Саба районының Сатыш авылында туа. Чирек гасыр гомерен төзелешкә багышлый – «Камгэсэнергострой» берләшмәсенең «Автозаводстрой» оешмасына караган төзү-монтаж идарәсендә эретеп ябыштыручы булып эшли. Шул еллар эчендә ике чакырылыш Комсомол район советы депутаты булып сайлана. 1984 елда «Хезмәттәге батырлыгы өчен» медале белән бүләкләнә.

2010 елдан Чаллы Язучылар берлеге каршындагы «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсенә йөри. 2016 елда аның шигырьләре, истәлекләре «Күңелем бизәкләре» дигән җыйнак кына китап булып дөнья күрә.

Нурия Гыйльметдинова 2020 елның 13 ноябрендә юл һәлакәтенә эләгеп вафат булды.

Комментарийлар