Логотип «Мәйдан» журналы

Гомер әсәре

Безнең гомер тоташ шигырьдер ул,Йә романдыр өтер-ноктасыз.Соңгы сулышкача дөнья куыпЧаба кеше, чаба туктаусыз.Тыны бетсә, беравыкка гынаХәл ала да, янә кузгала.Күпме кием туза, тән картаяШул әсәрен яз...

Безнең гомер тоташ шигырьдер ул,
Йә романдыр өтер-ноктасыз.
Соңгы сулышкача дөнья куып
Чаба кеше, чаба туктаусыз.
Тыны бетсә, беравыкка гына
Хәл ала да, янә кузгала.
Күпме кием туза, тән картая
Шул әсәрен язып узганда.
Күңел генә гел шул көе кала,
Картаерга бер дә ашыкмый.
Ул ашкына һаман яшьлегенә,
Язмыш белән уйнап гыйшыклы.
Күңел генә романдагы сыман,
Шигырьдәге кебек һаман мут.
Тормыш учагында көйри кеше,
Җанын били сөю – ялкын-ут.
Яна-көя гомер кичәбез лә,
Һәр үткән көн – матур кичәдер.
Безнең гомер әсәребез, белмим,
Нинди жанр белән үлчәнер?!
Тәнкыйтьчеләр тәнкыйть итәрләрме,
Тәкълид язарлармы дәвамнар?
Кем мәдхия, деферамбо сырлар,
Кем мәрсия, кемнәр яманлар!?.
Язарлармы бәет, нәзирәләр,
Әллә эпиграмма фәләнне?
Безнең гомер тоташ шигырьдер ул
Маҗаралы роман кадәрле!
 

Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ


Фото: Star фото создан(а) tawatchai07 - ru.freepik.com

Комментарийлар