Логотип «Мәйдан» журналы

"Голос" финалисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова янәдән бәйгедә

 "Голос" финалисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова үзен яңа бәйгедә сынап караган. фото: vk.com/selet_officia20 ноябрь көнне Рөстәм Бикмуллин исемендәге XV Республикакүләм «БикаФест» фестиваленең гала-конце...

 
"Голос" финалисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова үзен яңа бәйгедә сынап караган.
fe7a3b31b4c92c4841f09f28743227ef_l фото: vk.com/selet_officia
20 ноябрь көнне Рөстәм Бикмуллин исемендәге XV Республикакүләм «БикаФест» фестиваленең гала-концерты узды.
«Сәләт» яшьләр үзәге ачкан йолдызлар арасында яңалары да кабынды. 2001 елдан бирле үткәрелә торган чарага быел 200дән артык гариза килгән. Фестивальнең сайлап алу туры 19 ноябрь көнне үткәрелде.
Бу бәйгедә 12-25 яшь аралыгындагы катнашучылар ике яшь категориясенә бүленеп чыгыш ясады.
Чараның төп максаты – «Сәләт» берләшмәсенең якын дусты Рөстәм Бикмуллинның исемен мәңгеләштерү. Яшьләр вокал һәм шигърият номинацияләрендә үзләрен сынады. “БикаФест”та катнашучыларның чыгышларына Татарстанның мәдәният һәм сәнгать өлкәсе белгечләре бәя бирде. Биредә автор-башкаручыларга, үз шигырьләрен укучыларга урын түрдән. Чөнки “БикаФест”ның беренче елларында монда яшь авторлар гына катнашкан. Соңыннан, башка номинацияләр дә өстәлгән. Шул сәбәпле, гала-концертта автор-башкаручылар, үз әсәрләрен укучылар белән беррәттән, коллектив белән чыгыш ясаучылар, татар халык, бард җырын башкаручылар да бар иде.
“Голос” проектында һәм башка бик күп кенә бәйгеләрдә чыгыш ясаган Сәйдә Мөхәммәтҗанова да “Бикафест”та үзен сынарга булган.
- Бу бәйге турында инде күптәннән ишетеп белә идем, ләкин, кызганыч, узган ел катнашып булмады. Биредә катнашучылар арасында бик җылы атмосфера хөкем сөрә. Башка бәйгеләрдәге кебек үзара көнләшү хисе юк. Фестиваль шуның белән дә үзенчәлекле, – дип сөйли катнашучы.
Сәйдә әлеге фестивальдә “Сакмар су” дигән татар халык җыры белән катнашты. Үзенең укытучысы Венера Гәрәева белән әзерләгән ул аны. Чыннан да, башкару ягыннан бу җыр – шактый авыр әсәр. Әлеге җырны музыкаль училищеда белем алучылар бары тик 4нче курста гына өйрәнә.
Дарина Гыйззәтуллина да – “Вокал” номинациясендә катнашучыларның берсе. Тамашачыларга ул “Колыннар” дигән җырны тәкъдим итте. “БикаФест” аның өчен татар җырларын өйрәнергә бер этәргеч булган. “Мин татар телендәге җырларны элек күпкә начаррак җырлый идем. Үземнең, башкалар белән чагыштырганда, ничек чыгыш ясавым кызык тоелды”, – ди 3 яшьтән вокал белән шөгыльләнүче кыз.
Жюри әгъзалары да катнашучыларның югары дәрәҗәдә әзерлекле булуын билгеләп үтте.
- Мондый ачышларны минем әле күргәнем юк иде. Шуңа да Рөстәм Бикмуллин исемендәге фестиваль минем өчен шатлыклы вакыйга. Вокал ягыннан дисеңме, шигърият өлкәсендәме – һәрберсендә дә. Яшьләрне чын мәгънәсендә конструктор, дип атар идем мин. Чөнки композитор ул бит шул ук конструктор, җырчы да, шагыйрь да конструкторлар. Гомумән, иҗат кешесе моңа кадәр булмаганны уйлап табып, тамашачыларга җиткерә, – дип ассызыклый Риф Гатауллин.
Жюри рәисе “Вокал” номинациясендә катнашкан Энҗе Әхмәтҗанованы аерым билгеләп үтте. Борынгыдан килгән мөнәҗәтләрне яшьләр тарафыннан җиренә җиткереп башкарылуы жюри әгъзаларының күңелләренә кереп калган. “Бу балага Гран-При бирмәсәк, дөрес булмас”, – ди Риф Гатауллин. Чыннан да, фестивальнең Гран-при ияләре дип Энҗе Әхмәтҗанова һәм аның белән бергә Надир Хәбибуллин табылды.
b477ad4d47984b4cdb65c946165b5988_xl
 
Чыганак: Интертат.ру

Комментарийлар