Логотип «Мәйдан» журналы

Гөлне пакет белән каплап парник ясау нинди файда бирә?

Гап-гади полиэтилен пакет гөлләрне корткычлардан коткара. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.Өйдәге үсемлекләрдә корткычлар күрсәгез, башта гөл ботакларына сабынлы су сиптерегез. Бөтен яфракларын саб...

Гап-гади полиэтилен пакет гөлләрне корткычлардан коткара. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.
Өйдәге үсемлекләрдә корткычлар күрсәгез, башта гөл ботакларына сабынлы су сиптерегез. Бөтен яфракларын сабынлы су белән сөртегез.
Бер-ике сәгатьтән соң сабынлы суны юып төшерегез һәм гөлләргә яхшылап су сибегез.
Гөлне җылы урынга күчереп куегыз (тәрәзә төбеннән, җилле урыннан күчерегез) һәм өстенә пакет кидерегез. Пакетны астан ныгытып бәйләп куегыз.
Пакет кидерелгән гөлне бер тәүлек тотыгыз, аннары пакетын сүтеп алып, гөлне үз урынына күчереп куегыз.
Пакет кидерер алдыннан, гөлгә 45 градус җылылыктагы су белән кайнар душ ясарга да була.
Парник эчендә дымлылык зур һәм температура югары булсын өчен, гөлгә суны күп итеп сибәргә кирәк, җылыту батареясы янына кую хәерле.
Дымлылык һәм җылы булганга күрә, корткычлар бик тиз үлеп бетә, диелә хәбәрдә.
 

Фото: pixabay.com 


https://intertat.tatar/news/questions_answers/10-12-2020/g-lne-paket-bel-n-kaplap-parnik-yasau-nindi-fayda-bir-5790933

Комментарийлар