Логотип «Мәйдан» журналы

Гөлназ АСАЕВА: Искәндәр Шакиров кебек җырларга ярамый!

 Филармония залында узган бер концерт вакытында Зөлфия һәм Җәвит Шакировларның уллары Искәндәр, Гөлназ Асаеваны "өч ноктага" җибәрде.Минем уйлавымча, Искәндәр Шакиров кебек җырларга ярамый! Татар...

 
Филармония залында узган бер концерт вакытында Зөлфия һәм Җәвит Шакировларның уллары Искәндәр, Гөлназ Асаеваны "өч ноктага" җибәрде.
Минем уйлавымча, Искәндәр Шакиров кебек җырларга ярамый! Татар менталитеты тыйнаклык ярата, моң ярата. Яшьләр халык җырларын онытырга тиеш түгел. Ә болай сикергәләп йөрү ул бары тик бер-ике елга гына бара, чөнки андый яшь малайларны яшь кызлар ярата. Әйтик, 1 сыйныфтан алып 5 сыйныфка кадәр укучылар тыңлый аны. Ул кызлар үсәләр бит. Ә бу егет гомер буе шулай сикереп йөри алмый. Җан тартмаса да кан тарта, дигән кебек татар баласы барыбер үзебезнең милли, халык җырларына күчәчәк. Иманым камил, татар мәдәнияте, сәнгате үсештә. Без халык җырларын онытырга тиеш түгелбез. Ә менә мондый, теләсә нәрсә киеп, теләсә нәрсә җырлаучы җырчылар бөтенләй булмасын иде.
Әлеге сүзләрне мин Искәндәрнең күзенә карап әйттем. Синең киенгәнең ошамый, синең җырларың һәм синең җырлавың ошамый, сәхнәгә болай чыгарга ярамый, дидем. Ике кеше күзгә-күз карап сөйләшкәнне үзенең инстаграмына язып, бөтен кешегә чыгарып ямьсез гамәл эшләде. Чын ирләр алай эшләми!
 
Интертат

Комментарийлар