Логотип «Мәйдан» журналы

Глинка конкурсын оештыручы Айгөл Хисмәтуллинаның җырламыйча гына җиңүен аңлатты

Глинка исемендәге халыкара вокалистлар конкурсын оештыручылар Мариин театры солисты Айгөл Хисмәтуллинаның бәйгенең I турда чыгыш ясамыйча гына II турга узуы сәбәбен аңлатты.Социаль челтәрләрдә конкурс...

Глинка исемендәге халыкара вокалистлар конкурсын оештыручылар Мариин театры солисты Айгөл Хисмәтуллинаның бәйгенең I турда чыгыш ясамыйча гына II турга узуы сәбәбен аңлатты.
Глинка конкурсын оештыручы Айгөл Хисмәтуллинаның җырламыйча гына җиңүен аңлатты
Социаль челтәрләрдә конкурсның I тур нәтиҗәләре буенча бәхәсләр кузгалды. Катнашучылар һәм конкурска якын булган кешеләр бер катнашучының сәхнәгә чыкмыйча гына II турга узуына гаҗәпләнәләр.
“Тыңлауларның беренче көне 94нче номер белән тәмамланды, икенче көнне 96нчы номердан башланды. Моңа беркем дә игътибар итмәс иде, жюри II турга узучылар исемлеген укыганда, 95нче номерны атады”, - дип язалар. Фикер алышучылар катнашучының (Айгөл Хисмәтуллина) жюри рәисенең, ягъни, Альбина Шаһиморатованың аспиранты булуына басым ясый.

  • Айгөл Хисмәтуллина – Чаллы кызы, 2009 елда Түбән Кама музыка көллиятен тәмамлый. 2009-2014 елларда Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә укый, ТР халык артисты Альбина Шаһиморатова классында ассистент-стажёр була. 2018 елда Мариин театрының тарихи сәхнәсендә дебюты.


Вазгыятькә конкурсның матбугат үзәге һәм Мариин театры вәкиле Наталия Кожевникова ачыклык кертте. Аның әйтүенчә, быел Айгөл Хисмәтуллина Барселонада узган дәрәҗәле бәйгедә - Франсиско Виньяс исемендәге халыкара вокалистлар конкурсында 1нче премияне алган.
“Глинка конкурсында беренче премияне алучыларның сайлап алу турына катнашмыйча гына, автомат рәвештә Чайковский конкурсында катнашуы билгеле. Айгөл Хисмәтуллина белән дә шулай булды – ул Барселонада үткән бик дәрәҗәле конкурс лауреаты. Аның сайлап алу турыннан башка гына бу конкурста катнашу хокукы бар.
Глинка конкурсында беренче тур – ул сайлап алу турына тиң. Халыкара музыкаль конкурслар бөтендөнья федерациясе (WIFMC) нигезләмәләрендә болар бар. Безнекеләр Чайковский конкурсына ничек эләгәчәкләр – Айгөл дә безнең конкурска шулай эләкте. Алга таба ул гомуми нигезләрдә катнашачак – иртәгә икенче турда чыгыш ясаячак”.
Глинка исемендәге конкурста I турда чыгыш ясамыйча гына II турга үтүче кеше – бер Айгөл Хисмәтуллина гына. Иртәгә ул 169нчы номер астында II турда чыгыш ясаячак. Аның ике төрле номер белән бирелсә дә, Наталия Кожевникова әйтүенчә, сүз шул ук Айгөл Хисмәтуллина турында бара. Номерларда буталчык чыккан.

  • Глинка исемендәге халыкара вокалистлар конкурсының II турына 240 кешедән 47 кеше үткән.


“2015 елда Айгөл Хисмәтуллина XI Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры конкурсының I премия лауреаты булды. Ул - уникаль талантка ия җырчы. Бүген академия вокал буенча иң көчле татар җырчыларының берсе дип уйлыйм. Без аның белән актив хезмәттәшлек иттек. Хәзер бик еш кайта алмый, әмма алдарак актив катнашты”, - диде Ваһапов исемендәге халыкара фестиваль җитәкчесе Рифат Фәттахов “Татар-информ” хәбәрчесенә.
Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/15/184574/

Комментарийлар