Логотип «Мәйдан» журналы

Глинка исемендәге Халыкара вокалистлар конкурсында танылган татар җырчылары катнаша

Глинка исемендәге Халыкара вокалистлар конкурсында татар тамашачысына таныш яшь җырчылар Эльмира Кәлимуллина, Илүсә Хуҗина, Эльза Исламова, Артур Исламов, Ярамир Низаметдинов, Сөмбел Ситдыйкова, Диләр...

Глинка исемендәге Халыкара вокалистлар конкурсында татар тамашачысына таныш яшь җырчылар Эльмира Кәлимуллина, Илүсә Хуҗина, Эльза Исламова, Артур Исламов, Ярамир Низаметдинов, Сөмбел Ситдыйкова, Диләрә Төхфәтуллина һ.б. катнаша. Әлеге җырчылар конкурста Татарстанны тәкъдим итүчеләр исемлегенә кертелгән.
Глинка исемендәге Халыкара вокалистлар конкурсында танылган татар җырчылары катнаша

  • Глинка исемендәге XXVI Халыкара конкурсы соңгы тапкыр Казанда моннан 20 ел элек булган. Соңгы биш елда ул бөтенләй үткәрелмәгән. Фестивальне Казанда үткәрү идеясе белән Альбина Шаһиморатова чыккан.


Глинка исемендәге XXVI Халыкара конкурс бүген Казан Ратушасында тантаналы ачыла. 12 – 14 апрель көннәрендә Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында 11.00 сәгатьтән конкурсның I туры була. 15 – 16 апрельдә – II тур, 18 апрельдә – III тур. Конкурс тыңлаулары 22.00 сәгатькә кадәр дәвам итә.
Конкурс 19 апрельдә лауреатлар гала-концерты белән ябыла.
Конкурсның сәнгать җитәкчесе һәм жюри рәисе – Татарстанның халык ратисты Альбина Шаһиморатова. Жюри әгъзалары арасында күренекле җырчы һәм педагог Зилә Сөнгатуллина да бар.
Фото: архив tatar-inform

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/11/184340/

Комментарийлар