Логотип «Мәйдан» журналы

Гидрометеоүзәктә Идел буе федераль округында кайчан җылытачагы хакында сөйләделәр

Яңа атнаның беренче көннәрендә Идел буе федераль округында аномаль салкын һава торышы сакланачак. Бу көннәрдә температура нормадан сигез-тугыз градуска түбәнрәк булачак. ТАСС агентлыгы шул хакта хәбәр...

Яңа атнаның беренче көннәрендә Идел буе федераль округында аномаль салкын һава торышы сакланачак. Бу көннәрдә температура нормадан сигез-тугыз градуска түбәнрәк булачак. ТАСС агентлыгы шул хакта хәбәр итә.hava14
«Идел буе федераль округында алдагы атнаның беренче көннәрендә элеккечә үк аномаль салкын һава торышы сакланачак, температура нормадан сигез-тугыз градуска түбәнрәк булачак. Бары тик пәнҗешәмбе көнне генә бераз җылыта», - дип искәртте Гидрометеоүзәкнең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.
Моннан тыш, бу көннәрдә Россиянең Европа өлешенең төньягында кар яварга һәм бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Тын океан яр буенда, Приморье краенда һәм өлешчә Төньяк Кавказ федераль округында көчле җил көтелә. Магадан өлкәсендә җилнең тизлеге урыны белән секундына 25-30 метрга кадәр җитәчәк.
 

Фото: татар-информ


https://tatar-inform.tatar/news/ecology/13-12-2020/gidrometeo-z-kt-idel-bue-federal-okrugynda-kaychan-ylytachagy-hakynda-s-yl-del-r-5792253

Комментарийлар