Логотип «Мәйдан» журналы

Гидрометеоүзәк алдагы биш көндә аномаль җылы һава торышы булачагын вәгъдә итте

Алдагы биш көндә Россиядә гадәти булмаган җылы һава торышы көтелә. Әйтик, Европа өлешендә аномалия нормадан — 4-12, Азия өлешендә 4-7 градуска югарырак булачак. Бу хакта ТАСС агентлыгы Гидрометеоүзәкн...

Алдагы биш көндә Россиядә гадәти булмаган җылы һава торышы көтелә. Әйтик, Европа өлешендә аномалия нормадан — 4-12, Азия өлешендә 4-7 градуска югарырак булачак. Бу хакта ТАСС агентлыгы Гидрометеоүзәкнең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә.
«Россиядә алдагы биш көндә температурага бәйле вазгыять тыныч — аномалия уңай. Илнең Азия өлешендә температура нормадан — 8-12, ә Европа территориясендә 4-7 градуска югарырак булачак», — диде белгеч.
Ул билгеләп үткәнчә, 3 февральдән аномалия көчәячәк һәм тагын да җылытачак: илнең Азия өлешендә ул 16 градуска кадәр тәшкил итәчәк.
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/30-01-2022/gidrometeo-z-k-aldagy-bish-k-nd-anomal-yly-ava-toryshy-bulachagyn-v-g-d-itte-5848252

Комментарийлар