Логотип «Мәйдан» журналы

Гидрометеорология үзәге Татарстанга көчле салкыннар якынлашуы турында кисәтә

Республикада һава торышы бик салкын арктик һава тәэсирендә үзгәрәчәк.Скандинавиядән салкын арктик һава килгәнлектән, республикада һава торышы үзгәрәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә...

Гидрометеорология үзәге Татарстанга көчле салкыннар якынлашуы турында кисәтәРеспубликада һава торышы бик салкын арктик һава тәэсирендә үзгәрәчәк.


Алдагы төндә Татарстан Республикасы территориясендә һава торышын салкын атмосфера фронты, ә иртәгә көндез төньяк атлантик циклонның тыл өлеше билгеләячәк. Аязучан болытлы һава торышы көтелә, шул ук вакытта көндез вакыты белән, төнлә төбәкнең көньяк-көнчыгышында бераз кар явуы көтелә.
Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә термометр баганалары -17, ә аязган вакытта -20 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -10...-15 градуска кадәр булачак, дип билгеләп үтә Татарстан Гидрометеорология үзәге.
Соңрак, 23 һәм 24 гыйнварда, Татарстанда салкыннар көчәячәк. Төнлә һәм иртән термометр баганалары 26га кадәр, ә аязган вакытта 31 градуска кадәр төшәчәк. 23нче гыйнварда һава температурасы -16...-21 градуска кадәр, 24 гыйнварда көндез -12...-17 градус тәшкил итәчәк.
Шул ук вакытта 24 гыйнварда атмосфера фронты үткән вакытта урыны белән кар явачак. Иртән һәм көндез бераз буран һәм җилнең тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Атна ахырында һәм ял көннәрендә Татарстанда бик салкын һава торышы сакланачак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/21/179226/

Комментарийлар