Аның сүзләренчә, акция Германиянең ике каласында - Лейпциг һәм Франкфурт янындагы Лангенда үткәрелгән. Лейпцигта диктантны Уфа татарының тормыш иптәше, милләте буенча немец кешесе дә язган. Чараны "Ханым" татар хатын-кызлары оешмасы һәм "Аргамак" яшьләр оешмасы үткәргән. Алар диктантны борынгы Альбертина китапханәсендә язган.
"Акцияне оештыручылар Татарстаннан читтә яшәүче катнашучыларның теләкләрен искә алып, ике текст варианты тәкъдим итте. Лейпцигта диктантны узган ел да язганнар иде. Быел алар текстның күпкә аңлаешлырак һәм җиңелрәк булуын әйтте. Хәзер нәтиҗәләрне генә көтәсе калды инде", - диде Эльвира Фритше.
Комментарийлар