Логотип «Мәйдан» журналы

Генштаб җитәкчесе Казан танк училищесына Жуков ордены тапшырды

РФ Кораллы көчләре Генераль штабы җитәкчесе Валерий Герасимов Татарстан башкаласында үткән тантаналы чарада Казан танк училищесына Жуков ордены тапшырды. Соңыннан ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бе...

РФ Кораллы көчләре Генераль штабы җитәкчесе Валерий Герасимов Татарстан башкаласында үткән тантаналы чарада Казан танк училищесына Жуков ордены тапшырды. Соңыннан ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән уку йорты территориясендә урнашкан Герой-танкчы һәйкәлен ачуда катнашты.
20.04.2018  - Осмотр выставки вооружения и техники, произведенной предприятиями оборонно - промышленного комплекса РТ. Герасимов (фото Салават Камалетдинов) 20.04.2018 - Осмотр выставки вооружения и техники, произведенной предприятиями оборонно - промышленного комплекса РТ. Герасимов (фото Салават Камалетдинов)
Герасимов сүзләренчә, бүген Казан танк училищесы уңышлы эшләр өчен укыту-материаль база һәм әзерлекле мөгаллимнәр составы белән тәэмин ителгән.
"Команда кадрлары әзерләүдәге уңышлары өчен уку йортына Россия Президенты тарафыннан Жуков ордены тапшырыла. Барлык ветераннарны һәм училищены тәмамлап чыгучыларны бу бүләк белән котлыйм", - дип мөрәҗәгать итте Генштаб җитәкчесе.
Тантаналы чарадан соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Ул бүгенге чараның уку йорты өчен икеләтә мөһим булуын әйтте, чөнки чара училищеның 100 еллыгын билгеләп үткәндә уза, диде ул.
Миңнеханов тантанада катнашучыларга уку йортының бай тарихы барын әйтте. "Казан танк училищесы тирән тарихи тамырларга ия. 100 ел эчендә вакыт төрле таләпләр куйган, уку йортының атамасы да үзгәргән. Бу уку йорты Ватанның кораллы көчләре өчен белгечләр әзерләгән. Аны тәмамлап чыккан белгечләр хәрби бәрелешләрдә һәм көндәлек хезмәттә зур уңышларга ирешкән", - диде ул.
Татарстан Президенты уку йортын тәмамлаучыларның, кая гына юнәлүләренә карамастан, батырлык һәм намус өлгесе булуын әйтте. Алар иң катлаулы ситуацияләрне дә хәл итәргә сәләтле булуларын Сириядә дә күрсәтте - батыр, ышанычлы булдылар, дип искә төшерде Миңнеханов.
"Училищены тәмамлаган 50дән артык хәрби Советлар Союзы Герое һәм Россия Герое исеменә лаек булды. Алар арасында РФ КК Генштабы җитәкчесе, оборона министрының беренче урынбасары, армия генералы Валерий Герасимов. Алар арасында Россия Герое да бар - чын офицер, батыр хәрби, якташыбыз лейтенант Алексей Козин - ул Төньяк Кавказда хәрби бәрелешләрдә гомерен бирде", - диде Президент.
"Татарстан куәтле оборона-сәнәгать комплексына ия, ул уртак эшкә зур өлеш кертә. Республика материаль-техник базаны үстерүгә аерым зур игътибар бирә. Без алга таба да училище хәрбиләренә һәм курсантларына төрлечә ярдәм итәчәкбез", - диде Миңнеханов.
Аның сүзләреннән соң училищега ТР Президентының Рәхмәт сүзләрен ирештерделәр.
Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/22/181393/

Комментарийлар