Логотип «Мәйдан» журналы

Газета-журналларга язылучылар арасындагы бәйгегә йомгак ясалды: телевизор кемгә эләкте? (ВИДЕО)

19 август көнне «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең газета-журналларга язылучылар арасында уздырылган чираттагы бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Иң зур бүләк – телевизор, аннан кала өч фотоаппарат, 12 сав...



19 август көнне «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең газета-журналларга язылучылар арасында уздырылган чираттагы бәйгесенә нәтиҗә ясалды.


 
S0027607

Иң зур бүләк – телевизор, аннан кала өч фотоаппарат, 12 савыт саба җыелмасы. Һәр адым камераларга төшерелеп барылды. Бәйге 18 апрельдән алып, 20 июльгә кадәр дәвам итте. Бәйгенең шартлары да бик гади,  “Татмедиа” җәмгыятенең өч газета-журналына язылу турындагы квитанцияләрне конкурс комиссиясенә җибәрергә генә кирәк иде.

Барлыгы 161 хат килгән. Иң күп катнашучылар Арча, Саба, Әгерҗе районарыннан һәм Казаннан.  Иң беренче бүләк иясе дә Әгерҗедән. Фотоаппартлар Теләче, Аксубай, Апас районнарына китәчәк. Бүләк отучыларга эшне җиңеләйткәннәр. Юл чыгымнары тотып, Казанга килеп йөрисе юк, бүләкләрне район редакцияләрендә тантаналы шартларда тапшырачаклар. Төп бүләк иясе Казаннан  Раиф Зиннәтуллин. Ул 32 см диагональле телевизор оту бәхетенә иреште.
“Татмедиа” җәмгыяте бәйгеләр үткәрүне киләчәктә дә дәвам итәчәк.  Катнашкан кешенең бүләк оту мөмкинлеге катнашмауыларныкына караганда йөз тапкыр артык икәнен онытмагыз!
 
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=_f6rwND3wZs[/embed]
 
Чыганак: http://shahrikazan.com/tt


 
 
 
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Комментарийлар