Газета-журнал мөхәррирләре «Аккош күле» иҗат йортына сәяхәт кылды
Кайчандыр татар язучыларына бүлеп бирелгән 2 га. җирдә бүген кемнәр яши — газета-журнал мөхәррирләре татар язучыларының «Аккош күле» иҗат йортына сәяхәт кылды.«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль...
Кайчандыр татар язучыларына бүлеп бирелгән 2 га. җирдә бүген кемнәр яши — газета-журнал мөхәррирләре татар язучыларының «Аккош күле» иҗат йортына сәяхәт кылды.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков һәм газета-журналларның баш мөхәррирләре һәм журналистлары бирегә Равил Фәйзуллин чакыруы буенча килде. Кунакларны ул «Сабантуй» һәм «Салават күпере» журналлары баш мөхәррире, балачагы биредә үткән журналист Зилә Хөснетдинова белән бергә каршылады.
Кунаклар өчен экскурсияне дә Татарстанның халык шагыйре, озак еллар «Казан утлары» журналын җитәкләгән, хәзерге вакытта «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе Равил Фәйзуллин үзе үткәрде.
«Бу җирне 1954 елда Гомәр Бәширов язучылар өчен сорап алган. Башта биредә ике яктан керешле дүрт фин йорты бар иде. Монда бик иркен булган, бернинди коймалар булмаган», — дип искә алды ул.
«Алтмышынчы еллардан башлап татар әдәбиятының горурланырлык әсәрләре биредә язылган. Чын язучылар зур әсәрләр иҗат итте», — дип дәвам итте Равил Фәйзуллин. Ул илленче елларда биредә фәкать язучылар гына яшәсә, соңрак язу эшенә катышы булмаган кешеләрнең дә пәйда булуын әйтеп узды.
Биредә Мөхәммәт Мәһдиев, Сибгат Хәким, Хәсән Туфан, Мөдәррис Әгъләм һәм башкалар яшәгән. Хәзер биредә күренекле язучылар Ренат Харис, Зиннур Хөснияр, Җәүдәт Сөләйманов, Илгиз Зәйниев һәм башкаларның йортлары бар.

Автор: Рузилә Мөхәммәтова
Фото: https://tatar-inform.tatar/
Комментарийлар