Логотип «Мәйдан» журналы

Гаяз Исхакыйның сәяси эшчәнлеген яктырткан фәнни китап Төркиядә дөнья күрде

Шушы көннәрдә Төркиядә Гаяз Исхакый турында яңа китап нәшер ителде.“Социализмнан төркичелеккә - казанлы Гаяз Исхакый"  китабын Мәрмәрә университеты гомумтөрек тарихы кафедрасы җитәкчесе, профессор Әхм...

Шушы көннәрдә Төркиядә Гаяз Исхакый турында яңа китап нәшер ителде.
Гаяз Исхакыйның сәяси эшчәнлеген яктырткан фәнни китап Төркиядә дөнья күрде
“Социализмнан төркичелеккә - казанлы Гаяз Исхакый"  китабын Мәрмәрә университеты гомумтөрек тарихы кафедрасы җитәкчесе, профессор Әхмәт Канлыдәрә язган. Әлеге китап “Өтүкән” нәшриятында басылган. 318 битлек басма 3 бүлектән, кушымта һәм фотосурәтләрдән тора.
Беренче бүлектә Гаяз Исхакыйның тормышы һәм милли фикерләренең барлыкка килүе аңлатылган. Икенче бүлектә - милләттәшебезнең госманлы-төрки тормышына тәэсире, өченче бүлектә Европадагы сәяси һәм иҗтимагый эшчәнлеге яктыртылган.
Китапның яңалыгы булган иң әһәмиятле өлеше – Гаяз Исхакыйның 1909 - 1926 елларда “Sırât-ı Müstakîm”, “Türk Derneği”, “Yeni Kafkasya”, “Türk Yurdu” җурналлары, “Tevhîd-i Efkâr”, “Vakit”, “Cumhuriyet“ газеталарында басылган мәкаләләре.
Автор Гаяз Исхакыйның сәяси фикерләре һәм эшчәнлеген алгы планга чыгарган, аның объектив фикер йөртүче тәнкыйтьче булуын искәрткән.

  • Әхмәт Канлыдәрә - татар фән тормышына шактый таныш исем. Ул “Россия төркиләреннән Муса Җаруллаһ (1875-1949)” дигән темалы магистрлык диссертациясен күренекле татар-төрек галиме Надир Дәүләт җитәкчелегендә яклаган. Аның тикшеренүләрендә Идел буе татарлары, җәдитчелек, Заһир Бигиев белән бәйле хезмәтләре аерым урын тота.


 
Фото: Рамиль Гали

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/03/181908/

Комментарийлар