Логотип «Мәйдан» журналы

Гасырдан артык тарихы булган «Мәгариф» журналының 1000 нче саны дөнья күрә

«Быелның 6 мартында классик татар язучысы Галимҗан Ибраһимовның хәер-фатихасы белән дөньяга аваз салган «Мәгариф» журналының 105 еллык юбилее билгеләп үтелде. «Бүгенге кайбер җитәкчеләр, көлемсерәп, а...

«Быелның 6 мартында классик татар язучысы Галимҗан Ибраһимовның хәер-фатихасы белән дөньяга аваз салган «Мәгариф» журналының 105 еллык юбилее билгеләп үтелде.
«Бүгенге кайбер җитәкчеләр, көлемсерәп, аны тантана итәрлек дата түгел дип саныйлар. Бу – аларның хатасы. Чөнки алар зыялыларның зур катламы – укытучылар, мәктәп директорлары, галимнәр, балалар бакчалары мөдирләре, тәрбиячеләр, китапханәчеләр, музей хезмәткәрләре өчен чыгарыла торган бердәнбер басманың ТАССР һәм хәзерге Татарстанның мәгариф, фән, мәгърифәт системасын үстерүдәге ролен бәяләп бетермиләр. Журналның абруе бүгенге көндә дә, элеккеге кебек үк, югары». – «Мәгариф» журналының март санында баш мөхәррир Сөмбел Таишеваның әлеге юбилейга багышланган мәкаләсендә менә шундый юллар бар. Дистә еллар дәвамында басманы күзәтеп, укып баручылар өчен әлеге мәкалә мәгънәви яктан да, тарихи дәлилләр буенча да зур кызыксыну уятачак. Ә юбилейга килгәндә «Мәгариф» журналының редколлегия әгъзалары, фикердәшләре, авторлары үзләренең мәгариф өлкәсе белән бәйләнешле истәлекләрен, котлауларын юллаганнар.
 
 
 
Чыганак: http://magarif-uku.ru

Комментарийлар