Анда Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле дә катнаша. Фестиваль 15-22 апрель көннәрендә уза.
Фестивальдә Гарәп Әмирлекләре, Македония, Словения һәм башка илләрдән килгән бик күп коллективлар чыгыш ясаячак. Икешәр сәгатьлек унөч чыгыш – Татарстан ансамбле алдында фестиваль куйган планка шундый. Ил һәм милләт данын яклап чыккан сәфәр уңышлы булсын!
Комментарийлар