Логотип «Мәйдан» журналы

Галимнәр: түләүле ял гомерне озайта

Түләүле ялда озаграк булучылар кыска гына вакытта ял итүчеләргә караганда йөрәк һәм кан тамырлары авырулары белән сирәгрәк интегә.«Түләүле ял — стресстан котылу һәм йөрәкнең сәламәтлеген ныгыту өчен м...

Түләүле ялда озаграк булучылар кыска гына вакытта ял итүчеләргә караганда йөрәк һәм кан тамырлары авырулары белән сирәгрәк интегә.
«Түләүле ял — стресстан котылу һәм йөрәкнең сәламәтлеген ныгыту өчен менә дигән ысул, бигрәк тә ир-атлар өчен», — дип сөйли  Хельсинки университеты галиме Тимо Страндберг.
Тикшеренүчеләр вакытыннан алда вафат булган эшмәкәрләр саны артуына игътибар иткән һәм моңа китерүче сәбәпләрне анализлый башлаганнар. Нәтиҗәдә, үлү саны артуның эшмәкәрләр ялларга сирәгрәк китүенә бәйле икәнлеген аңлаганнар. Күбрәк эшләгән саен, шулхәтле ешрак йөрәк өянәгеннән үлә барганнар.
«Алар үткән стрессның югары дәрәҗәсе сәламәт тормыш рәвешенең файдасын да бетереп барган. Шуның өстенә физик яктан үзләрен нормада тотарга тырышып, алар өстәмә стресслар китереп чыгарырга мөмкиннәр», - дип белдерә  Страндберг.
Фото: https://pixabay.com.
 

Комментарийлар