Логотип «Мәйдан» журналы

Галимнәр озак йоклауның кеше сәламәтлеге өчен куркыныч булуын ачыклаган

Төшке ашка кадәр йокларга яратучыларга уйланырга сәбәп бар, чөнки озак йоклау кешенең гомерен күпкә кыскартырга мөмкин, дип яза academic.oup.com. Австралия кардиологлары озак йоклау - вакытны бушка уз...



Төшке ашка кадәр йокларга яратучыларга уйланырга сәбәп бар, чөнки озак йоклау кешенең гомерен күпкә кыскартырга мөмкин, дип яза academic.oup.com.



Австралия кардиологлары озак йоклау - вакытны бушка уздыру гына түгел, ә күп авырулар барлыкка килүгә сәбәпче дә икәнен ачыклаган. Белгечләр фикеренчә, кирәгеннән артык йоклау йөрәк-кан тамырлары авыруларын китереп чыгара, кан басымы авыруыннан башлап йөрәк туктауга кадәр барып җитәргә мөмкин.


Галимнәр әйтүенчә, 8-9 сәгатьлек йокы 5-10 процентка гомерне кыскарта, ә 10 һәм аннан да озаграк йоклау бу куркынычны 41 процентка арттыра. Бигрәк тә урта яшьтәге буын вәкилләренә көндезге йокы куркыныч тудыра, чөнки бу вакытта ял иткәндә кешенең баш мие тынычлыкта кала, ә аннан соң, уянгач, эшләп китә, бу, үз чиратында, көн белән төн алышынудагы биологик ритмда тайпылышлар китереп чыгара һәм йокысызлыкка, нерв системасы авыруларына китерә.
 
Фото: dile.ru.
 


 

Комментарийлар