Логотип «Мәйдан» журналы

Галимнәр кер юу машинасының сакчыл режимы сәламәтлек өчен куркыныч дип саный

Кер юу машиналарында сакчыл режимны куллану кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудырырга мөмкин. Мондый режимда юганда антибиотикларга каршы тору сәләте булган куркыныч бактерияләр үлеп бетми. Бу турыда M...

Кер юу машиналарында сакчыл режимны куллану кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудырырга мөмкин. Мондый режимда юганда антибиотикларга каршы тору сәләте булган куркыныч бактерияләр үлеп бетми. Бу турыда MedicalXpress порталында басылып  чыккан тикшеренү нәтиҗәләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.
stiralnaya-mashina
Бонн хастаханәләренең берсендә эшләүче хезмәткәрләр галимнәрдән медицина учреждениесендә барлыкка килгән озакка сузылган эпидемиянең сәбәбен сораган.
Галимнәр порошок өчен салынган савытларда һәм кер юу машинасы барабаны эчендәге резинкада үпкә ялкынсынуы китереп чыгарырга торган бактерияләр булуын ачыклаган.
Алар ачыклаганча, сакчыл режимда юганда үлеп бетмәгән бактерияләр эчәклекне зарарлый, ашказаны-эчәклек авырулары китереп чыгарырга мөмкин.
Галимнәр, хроник инфекцияләр яки төзәлми торган яралары булган кешеләр белән бер йортта яшәгән очракта, керләрне бу режимда юмаска киңәш иткән.
Фото: https://pixabay.com/

https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/29/194455/

Комментарийлар