Логотип «Мәйдан» журналы

Галимнәр Җиргә якын урнашкан яшәргә яраклы экзопланета тапканнар

Астрономнар Кояш системасына якынрак булган планета (экзопланета) тапкан, ул Җиргә охшаган һәм яшәргә яраклы, ди.Сүз Проксим Центавр йолдызы тирәсендә әйләнүче Проксим Б турында бара.Лондондагы короле...

Астрономнар Кояш системасына якынрак булган планета (экзопланета) тапкан, ул Җиргә охшаган һәм яшәргә яраклы, ди.
f42747
Сүз Проксим Центавр йолдызы тирәсендә әйләнүче Проксим Б турында бара.
Лондондагы королева Мария Университетыннан Гильем Англад-Эскуде җитәкчелегендәге төркем бу планета органик яшәүгә яраклы дигән нәтиҗә ясаган.
Проксима Б Кояш системасыннан 4,2 яктылык елы ераклыгында урнашкан. Бу Җир белән Кояш арасындагы аермадан 266 мең тапкыр ераклыкта дигән сүз.
Проксим Центавр безнең планета массасының 1,3 нә җитә, үз кояшы тирәсендә 11,2 көндә әйләнеп чыга. Планета һәм үз йолдызы арасы Җир белән Кояш арасындагы дистанциянең бары 5 процентына җитә. Әмма Проксим Центавр безнең кояштан күпкә салкынрак, шунлыктан аның чагыштырмача якынлыгы Проксим Бда сыек формада су булырга мөмкин.
Галимнәр планетада атмосфера барлыгын һәм аның өслегендә һава температурасы 30-40 градус булырга мөмкин дип бәялиләр. Атмосферадан башка бу күрсәткеч нольдән түбән 28,9-40 градус тәшкил итәр иде, дип белдерәләр.
Проксим Бның әйбәт булмаган яклары да бар. Тикшерүчеләр планетага куркыныч тудыручы ультрашәмәхә һәм радиация нурланышы дәрәҗәсе Җирдәгегә караганда 100 тапкыр көчлерәк, дип саный. Галимнәр күк матдәсен югары дәрәҗәдә ачыклаучы спектроскопия ярдәмендә һәм ун еллар дәвамында турыдан-туры күзәтеп тикшерергә, шулай ук алдагы йөзьеллыкта пилотсыз экспедиция ярдәмендә эшләү нәтиҗәле булыр, дип саныйлар. Элегрәк "Кеплер" телескобы Җиргә юллаган мәгълүмат ярдәмендә, безнең галактикада – Киек каз юлында – йөзләгән йолдызлар тирәседә формалашкан меңләгән экзопланета ачылган иде. NASA Джеймс Уэбба исемендәге телескоп ярдәмендә, ул орбитага 2018 елда юл алачак, алар турында яңа мәгълүматлар тупланыр, дип өметләнә.
 
Чыганак:  ТАСС

Комментарийлар