Логотип «Мәйдан» журналы

Галимнәр балалар өчен зарарлы дип санаган мультфильмнарны атадылар

Төгәлрәк әйткәндә, психологлар балалар яратып карый торган мультфильмнарның иң зарарлысын ачыкладылар.Бу хакта Informing.ru порталы хәбәр итә.Белгечләр ата-аналарга нәни балалар экранда күргән бар нәр...

Төгәлрәк әйткәндә, психологлар балалар яратып карый торган мультфильмнарның иң зарарлысын ачыкладылар.

148_fullhd
Бу хакта Informing.ru порталы хәбәр итә.
Белгечләр ата-аналарга нәни балалар экранда күргән бар нәрсәгә чынлап ышанып караганлыгына игътибар итәргә куша. Алай гына түгел, балалар әле үзләренә ошаган геройларны кабатларга тырыша. Шулай итеп, белгечләр түбәндәге мультфильмнарны зарарлы дип саный:
1 урында психологлар «Маша и медведь» (0+) мультфильмы дип күрсәтә. Аның төп герое булган кечкенә кызчыкның үз-үзен тотышы балалар өчен начар үрнәк диләр алар.
2 урында Америка мультфильмы «Монстр Хай» (6+). Бу әлеге мультфильмда сленглар (үзенчәлекле сүзләр кулланып сөйләшү) күп булу белән аңлатыла. Алар баланың сүз байлыгына зыян китерә.
3 урынга психологлар «Губка Боб квадратные штаны» (12+) мультфильмын куйганнар. Чөнки әлеге сериалның төп герое бик конфликтлы персонаж. Боб һәрвакыт үз мәнфәгатьләрен кайгыртып кына эш итә, дуслары һәм өлкәннәр белән бәхәсләшә.
Зарарлылык ягыннан 4 урында торучы «Том и Джерри»(0+), белгечләр уйлавынча, шулай ук тискәре йогынты ясый. Бу мультфильмда тычкан баласы Том исемле песине гел  мыскыл итеп тора. Үз чиратында, Том да бу мәсхәрәләүләргә агрессив җавап бирә.

Комментарийлар