Логотип «Мәйдан» журналы

Галимҗан Гыйльмановның “Шайтан коткысы” дигән яңа романы маҗаралы сюжетка корылган

Язучы, шагыйрь, драматург Галимҗан Гыйльманов үзенең “Шайтан коткысы” исемле романын язып бетергән. Әсәр маҗаралы сюжетка корылган. Бу турыда ул “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде.“Мин “Шайтан коткыс...

Язучы, шагыйрь, драматург Галимҗан Гыйльманов үзенең “Шайтан коткысы” исемле романын язып бетергән. Әсәр маҗаралы сюжетка корылган.
Галимҗан Гыйльмановның “Шайтан коткысы” дигән яңа романы маҗаралы сюжетка корылган
Бу турыда ул “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде.
“Мин “Шайтан коткысы” исемле романны язып тәмамладым. Бу әсәр минем стилемә хас постмодернистик юнәлештә булса да, чынлыкта ул реалистик эчтәлекле. Романга бик күп идеяләр һәм мәгънәләр салынган. Халыкка бу әсәрне укырга бик кызык булыр дип уйлыйм, чөнки ул маҗаралы сюжетка корылган”, - диде Галимҗан Гыйльманов.
Аның сүзләренчә, язучы романын быел бастырып чыгарырга уйлый.
“Бу минем өченче романым булып тора. Аңарчы “Албастылар”, “Оча торган кешеләр” романнарын язган идем. “Шайтан коткысы” әсәрен өч ел дәвамында яздым”, - дип аңлатты ул.
Галимҗан Гыйльманов - "Тәкъдиргә юл" хикәяләр һәм новеллалар җыентыгы, "Ходай бүләге" повестьлар җыентыгы өчен 2019 елда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә дәгъва итә.

  • Язучы, шагыйрь, драматург һәм әдәбият белгече Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльманов (әдәби тәхәллүсе — Галим Әсәнов) 1957 елның 1 февралендә Башкортстан Республикасының Дүртөйле районы Әсән авылында туган. Күренекле әсәрләре: “Албастылар”, “Оча торган кешеләр”, “Язмышның туган көне”, “Әбием сихерче бугай”.


Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/26/183314/

Комментарийлар