Логотип «Мәйдан» журналы

Галим Марсель Әхмәтҗановка Фәннәр академиясенең югары дәрәҗәдәге медале тапшырылды

Бүген әдәбият галиме, профессор Марсель Әхмәтҗановка Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең югары дәрәҗәдәге бүләге – фән алдындагы казанышлары өчен медале тапшырылды. Бүләк “Төрки-татар язма мир...

Бүген әдәбият галиме, профессор Марсель Әхмәтҗановка Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең югары дәрәҗәдәге бүләге – фән алдындагы казанышлары өчен медале тапшырылды. Бүләк “Төрки-татар язма мирасы: саклау һәм өйрәнү мәсьәләләре” фәнни-гамәли семинарында бирелде.
Галим Марсель Әхмәтҗановка Фәннәр академиясенең югары дәрәҗәдәге медале тапшырылды
“Марсель абый татар тарихы, әдәбияты һәм мәдәниятендәге проблемаларны өйрәнүгә гомерен багышлаган галим. Аның тарафыннан 500ләп шәҗәрәләр һәм 5000ләп кулъязма һәм сирәк китаплар системалаша. Ул – 50дән артык монография һәм 1000нән артык фәнни мәкалә авторы”, - диде Фәннәр академиясе президенты Мәкъсүм Сәләхов.
Мәкъсүм Сәләхов юбилярны ихлас күңеленнән академия исеменнән котлады һәм аны “Фән алдындагы казанышлары өчен” дигән медаль белән бүләкләде. “Бөтен барлыгын фәнгә, татар халкына багышлаган тирән киң белемле шәхес ул”, - диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова.

Римма Ратникова Марсель Әхмәтҗановны үз эшенә фидакарьләрчә хезмәт итүенә басым ясады. “Дәүләт бүләге дә килеп җитәр. Бәлки, миңа ул бүләкне Сезгә тапшырырга бәхет елмаер әле”, - диде ул.
Семинар барышында төрки-татар кулъязма мирасы: туплау һәм өйрәнүнең торышы, бүгенге әдәбият белеменең актуаль мәсьәләләре, эпиграфик истәлекләрне ачыклау һәм саклау проблемалары хакында фикер алышу булды.
Чарада Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Уфа, Казан, Яр Чаллы һ.б. шәһәрләрдән галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
Фото: Зилә Мөбәрәкшина

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/25/185228/

Комментарийлар