Логотип «Мәйдан» журналы

Галим һәм җәмәгать эшлеклесе Абдулхан Әхтәмҗан вафат

Мәскәүдә 88нче яшендә тарих фәннәре докторы, Татaрстан фәннәр акадeмиясенең шәрәфле әгъзасы, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты (МГИМО) профессоры Абдулхан Әхтәмҗан вафат.Бу хакта Татарстан...

Мәскәүдә 88нче яшендә тарих фәннәре докторы, Татaрстан фәннәр акадeмиясенең шәрәфле әгъзасы, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты (МГИМО) профессоры Абдулхан Әхтәмҗан вафат.
Бу хакта Татарстанның Мәскәүдәге даими вәкиллеге хәбәр итә.
Абдулхан Әхтәмҗан 1930 елда туган. 1954 елда МГИМОдан чит илләр тарихчысы белгечлеге алып чыга. Аннары аспирантура тәмамлый. Шул ук институтта доцент, профессор була, кафедра мөдире булып эшли.
Әхтәмҗанның төп фәнни хезмәтләре халыкара мөнәсәбәтләр тарихына, Германия, Австрия һәм башка Европа илләре тарихына багышланган.
Ул шулай ук Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре батырлыгын өйрәнгән галим.
Чит илләрдәге федерализм тәҗрибәсенә таянып Абдулхан Әхтәмҗан Русиядә милләтара һәм федерализмга кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүдә катнаша. Русия халыклары тарихына һәм мәдәниятенә багышланган мәкаләләр, шулай ук биографик очерклар яза.
Әхтәмҗан моннан тыш Русия-Австрия җәмгыяте рәисенең беренче урынбасары, Русия-Германия дуслыгы лигасы рәистәше, Мәскәүдәге Татар академик фән җәмгыятенең рәисе була.
 
https://www.azatliq.org

Комментарийлар