Логотип «Мәйдан» журналы

Гаҗәеп кафе

Дөньяда иң соклангыч нәрсә – шәфкатьлелек. Бангкок (Таиланд) шәһәрендәге бер кафе хуҗасы моның матур үрнәген күрсәткән. Ул хезмәткәрләре итеп бары тик... ишетми, ишетү сәләте белән проблемалары булган...

Дөньяда иң соклангыч нәрсә – шәфкатьлелек.
Бангкок (Таиланд) шәһәрендәге бер кафе хуҗасы моның матур үрнәген күрсәткән. Ул хезмәткәрләре итеп бары тик... ишетми, ишетү сәләте белән проблемалары булган кешеләрне ала.
Ә кафега тамак ялгарга килүчеләргә кул хәрәкәтләре телен өйрәнү мотлак түгел. Бинага бик күп язулар урнаштырылган. Менюдагы кирәкле пунктка күрсәтү генә җитә, официант сезгә аны китереп бирү генә түгел, күпме түләргә кирәклеген дә мониторда күрсәтәчәк.
Кафе хуҗасы, 66 яшьлек Вирия Намсирипонгпунга инвалидларның проблемалары яхшы таныш, ул үзе сукыр. Күпләрнең мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшкә алырга теләмәвен ул яхшы белә, шуңа үзе шундый кафе булдырган.
Фото: pixabay.com
 
https://kiziltan.ru/

Комментарийлар