Логотип «Мәйдан» журналы

Гагарин хөрмәтенә 3 мең шар очыралар

Бүген 12 апрель - космонавтика көне. 1961 елда бу көнне  Казах ССР далаларындагы "Байконур" космодромында "Восток" космик кораблендә 27 яшьлек Юрий Гагарин галәмгә очыш ясады – кешелек йолдызларга юл...


Бүген 12 апрель - космонавтика көне. 1961 елда бу көнне  Казах ССР далаларындагы "Байконур" космодромында "Восток" космик кораблендә 27 яшьлек Юрий Гагарин галәмгә очыш ясады – кешелек йолдызларга юл ачты.



гагарин
Кешенең беренче тапкыр космоска очуына 55 ел тулу уңаеннан Роскосмос 2016 елны "Юрий Гагарин елы" дип игълан итте. Шул уңайдан республикада күп төрле чаралар оештырыла.  12 апрельдә Бөтенроссия күләмендә "Башыңны күтәр!" дип исемләнгән флэш-моб узачак. Казан милли тикшеренү техник  университеты (Казан Авиация институты) да әлеге чарага кушылачак.
Уку йорты урнашкан Четаев урамы, 18нче йорт территориясендә бүген сәгать 13.00дә  төрле мавыктыргыч чаралар үтәчәк. Биредә фәнни техник иҗатны чагылдырган аэрокосмик тармакка багышланган  күргәзмә карарга, бәйрәм концертын тыңларга мөмкин булачак. Югары уку йорты галимнәре, мәктәп укучылары үзләре уйлап чыгарган эшләнмәләрне тәкъдим итәчәк. Күпләргә таныш данлыклы “Восток” корабле дә урнаштырылачак монда. Теләгән һәр кеше “Восток”ның кызыл төймәсенә басып, “Мин космосны яратам” дип әйтә алачак. Акция 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Сәгать 14.00 дә исә “Башыңны күтәр” флешмобы башланып китәчәк.  Анда катнашучылар Юрий Гагарин һәм аның батырлыгы хөрмәтенә һавага 3 меңләп шар очырачак. 15.00 сәгатьтә исә галимнәр космоска беренче очыш турында кызыклы мәгълүматлар сөйләргә җыена.  Бу хакта фәнни фильмнар күрсәтү дә оештырылачак. Чарага керү бушлай.

Комментарийлар