Гает көнне “Балтач” Хәләл индустриаль паркында ярминкә була
5 июльдә сәгать 13.00дән 19.00гә кадәр Балтач районының “Балтач” Хәләл индустриаль парк җирлегендә, Ураза гаетенә багышлап, “Балтач Хәләл-ярминкә” уздырыла, дип хәбәр итә “Хезмәт” басмасы. Фото: http:...
5 июльдә сәгать 13.00дән 19.00гә кадәр Балтач районының “Балтач” Хәләл индустриаль парк җирлегендә, Ураза гаетенә багышлап, “Балтач Хәләл-ярминкә” уздырыла, дип хәбәр итә “Хезмәт” басмасы.
Фото: http://np-nasih.ru
Анда Россиянең төрле төбәкләреннән, Казаннан килгән хәләл ризык продукциясе тәкъдим ителәчәк. Шулай ук татып карау мөмкинлеге дә була. Мәйданда хәләл ризыкны җитештерүче кулланучыга турыдан-туры үз товарын тәкъдим итә алачак.
Халык һөнәрчелеге осталары мастер-класслар күрсәтәчәк. Танылган җырчылар татар халык әсәрләрен башкарачак. Ә инде уеннарда катнашучыларга бүләкләр әзерләнгән. Яшь буын вәкилләре арасында Коръән сүрәсен яңгыратучыга махсус бүләк тә каралган.

Комментарийлар