Логотип «Мәйдан» журналы

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җирлек башлыкларына язгы ташуга әзерләнергә киңәш итә

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җирлек башлыкларына язгы ташуга каршы кирәкле чаралар үткәрергә тәкъдим итә. «Узган тәүлек эчендә республика сулыкларының күпчелегендә су күтәрелеше ун сан...

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җирлек башлыкларына язгы ташуга каршы кирәкле чаралар үткәрергә тәкъдим итә. «Узган тәүлек эчендә республика сулыкларының күпчелегендә су күтәрелеше ун сантиметрдан артмады.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җирлек башлыкларына язгы ташуга әзерләнергә киңәш итә
Сөн һәм Кече Чирмешәндә генә суның тәүлеклек кереме 55 һәм 87 см га җиткән», - дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Хәзерге вакытта Татарстан елгаларында су биеклеге куркыныч күрсәткечләрдән шактый түбән. Шуңа да карамастан, Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы муниципаль берәмлек башлыкларына һәм җирле үзидарә органнарына язгы ташу башлануга алдан әзерләнергә киңәш итә.

«Халыкны, хайваннарны һәм су басу ихтимал булган зоналардан кыйммәтле әйберләрне эвакуацияләү планнарын төгәлләштерергә кирәк. Вакытлыча урнаштыру пунктлары булдыруны тәэмин итү, хәбәр итү системаларының эшләвен тикшерү сорала. Су басу куркынычы булган торак пунктлар янында вертолет төшү мәйданчыгы әзерләргә кирәк», - дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Шулай ук күперләрне тикшерү,  ныгыту һәм су басу куркынычы булган түбәнлекләрдә урнашкан корылмаларга контроль урнаштыру; вакытлыча кичү урыннарын билгеләү, торак биналардан һәм мөһим объектлардан кар суларын агызуны оештыру тәкъдим ителә.
Ашыгыч авария-торгызу эшләрен башкару өчен кирәкле техниканы әзерләргә кирәк. Су баскан очракта торак пунктларны эчә торган су белән тәэмин итү, шулай ук елга ярларыннан чыккан очракта дамбалар булдыру буенча чаралар күрергә кирәк, диелгән бу хәбәрдә.
Фото: Михаил Захаров, ГУ МЧС России по РТ

http://tat.tatar-inform.ru/news/2019/04/04/183932/

Комментарийлар