Логотип «Мәйдан» журналы

Габдулла Тукай исемендәге филармониядә Гали Ильясовны искә алу кичәсе булды

 4 декабрь көнне Габдулла Тукай исемендәге филармониядә тууына 80 ел тулу уңаеннан Гали Ильясовны искә алу кичәсе булды.Җырчылар, сәнгатькәрләр катнашкан әлеге чарада Гали Ильясов язган һәм яраты...

 
4 декабрь көнне Габдулла Тукай исемендәге филармониядә тууына 80 ел тулу уңаеннан Гали Ильясовны искә алу кичәсе булды.
hqdefault-4
Җырчылар, сәнгатькәрләр катнашкан әлеге чарада Гали Ильясов язган һәм яратып башкарган җырлар яңгырады. Георгий Ибушев, Регина Вәлиева, Гөлнара Байнәзарова, Оксана Шәйдуллина, Әлфия Мансурова, Ильяс Камалов, Айтуган Вәлмөхәммәтов ул җырларны халык хозурына җиткерде. Кичәдә Гали Ильясовның җәмәгате Сания ханым да катнашты.
Җырчы Зөфәр Сафин Гали Ильясовның татар сәнгатендә күренекле эшләре, онытылмас эзләре калды дип белдерде.
"Ул югары дәрәҗәдә башкару осталыгы белән аерылып торды. Гали абыйга кешелеклелек сыйфаты хас иде, ул һәрвакыт ерактан ук елмаеп дәште, шуңа аның җырлары да үзенчә сөйкемле яңгырады", ди Сафин. Аның фикеренчә, күренекле шәхесләрне искә алу татарлыкны үстерүгә этәргеч бирә.
Нәсел тамырлары белән Татарстанның Саба районы Юлбат авылыннан булган Гали Ильясов 1936 елда Ерак Көнчыгыштагы Сучане (хәзер Партизански) шәһәрендә туа. Хабаровскида музыка-педагогия училищесын тәмамлап Мәскәү консерваториясе каршында музыка училищесында укый. 1965 елдан башлап Ильясов Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты. Ул татар җырлары белән беррәттән дөнья классиклары әсәрләрен дә башкара.
Музыка белгечләре Ильясов хакында "киң аһәңле тенор", "бүген мәктәпкә кечкенә балалар янында шаярып һәм төрле уен алымнары кулланып җырласа, инде кичен җитди академик концертта Пуччининың "Богема"сыннан Рудольфны, Рахманиновның "Алеко"сыннан яшь чегәнне, Бородинның "Кенәз Игорь" әсәреннән ария башкара", "татар музыкасын пропагандалаучы да ул", дип яза.
Юлбат авылында Гали Ильясовның Ильяс бабасы яшәгән нигездәге йортта туганнарының, авылдашларының җырчының музеен ачу теләге бар.
 
Чыганак: http://www.azatliq.org

Комментарийлар