Логотип «Мәйдан» журналы

Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры яңа бинага күченә

Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театры март ахырында яңа бинага күченәчәк. Искәртеп үтик, театр Киров районының Гладилов урамыннан күченгәч, "Әкият" балалар үзәгендә аренд...

Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театры март ахырында яңа бинага күченәчәк.
 
Искәртеп үтик, театр Киров районының Гладилов урамыннан күченгәч, "Әкият" балалар үзәгендә арендада торды.
"Яңа бинага күченү март башына ук планлаштырылган иде. Яңа аппаратуралар, музыка, ут җайланмалары, өч телгә синхрон тәрҗемә аппаратлары кую сәбәпле, ул ай ахырына калды. Безнең мондый шартларны күргән юк. Гримерка бүлмәләре, эш кабинетлары, гомумән, һәр артистның, һәр хезмәткәрнең эш почмагы бар монда. Күпкә түзгәнне азга гына түзәбез инде", - диде театр директоры Мансур Ярмиев "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында.
Габдулла Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачылар театры 1988 елда ачылган. Быел ул 30 нчы сезонын эшли.
Мансур Ярмиев билгеләп үткәнчә, коллектив 27 март - Халыкара театр көнен яңа бинада каршыларга мөмкин.
 
 
татар-информ

Комментарийлар