Логотип «Мәйдан» журналы

Футбол буенча Россия җыелма командасын куып таратуны сорап, 300 меңнән артык кеше имза куйган

2016 елгы футбол буенча Дөнья чемпионатыннан төшеп калганнан соң, Россия җыелмасын тарату турындагы интернет-петицияне 300 меңнән артык кеше имзалады. Фото: change.org"Өметләрне акламаганга күрә, хәзе...

2016 елгы футбол буенча Дөнья чемпионатыннан төшеп калганнан соң, Россия җыелмасын тарату турындагы интернет-петицияне 300 меңнән артык кеше имзалады.
Фото: change.org Фото: change.org
"Өметләрне акламаганга күрә, хәзерге составтагы Россия җыелмасын таратырга һәм яңа состав тупларга кирәк. "Янга калдырылган" акчаларны футбол кырлары төзү һәм үсеп килүче буын белән шөгыльләнү өчен тотарга кирәк", - дип саный үз таләпләрен change.org сайтында урнаштырган петиция авторы - Төмәннән Артем Хәсәнов. Сайт авторлары ярты миллион тавыш җыя алырбыз дип өметләнә. Кирәкле тавыш җыелгач, бу мәгълүматны РФ Президентына да җибәрергә ниятлиләр икән.
Франциядә узган Евро-2016 төркем этабында Англия белән тигез исәпкә (1:1) уйнап һәм Словакия (1:2) белән Уэльска (0:3) оттырып, Россия җыелмасы плей-оффка чыга алмады.
Уэльска оттырганнан соң җыелманың тренеры Леонид Слуцкий команданың уңышсыз уены өчен гаепне үз өстенә алды. Ил командасы белән башка кеше эшләргә тиеш дип өстәп, үзенең китәчәгенә ишарәләде.
 
 
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар