Логотип «Мәйдан» журналы

Футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына билет сатуның йомгаклау этабы башлана

Бүген  FIFA.com/bilet сайтында футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына билет сатуның йомгаклау этабы старт алды. Ул турнир төгәлләнгәнче дәвам итә. Бу хакта чемпионатның рәсми сайтында хәбәр ителә....

Бүген  FIFA.com/bilet сайтында футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына билет сатуның йомгаклау этабы старт алды. Ул турнир төгәлләнгәнче дәвам итә. Бу хакта чемпионатның рәсми сайтында хәбәр ителә.
Россия. Москва. 29.11.2017 - Закулисье финальной жеребьевки Чемпионата мира FIFA (фото: Ильнар Тухбатов/ ИА Татар-Информ) логотип символика чемпионата мира по футболу Фото: Илнар Тухбатов/ ИА Татар-Информ
2017 елның сентябреннән FIFA.com/bilet сайтында 1 698 049 билет барлык ил җанатарлары арасында бүленгән. Аларның күп өлеше россиялеләргә туры килгән - 796 875 билет. Футболны яратучылар яшәүче беренче унлыкка АКШ, Бразилия, Колумбия, Германия, Мексика, Аргентина, Перу, Китай, Австралия һәм Англия кергән.
Бүгенге көннән җанатарлар билетларны реаль вакыт режимында тере чират тәртибендә ала алачаклар. Аерым матчларга билетларның дүртенче категориясен алып була, алар Россия резидентлары өчен резервацияләнгән. Чемпионатны оештыручылар җанатарларга билет сатып алуны сузмаска киңәш итә, чөнки билетларга зур ихтыяҗ булу көтелә.
 
http://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар