Логотип «Мәйдан» журналы

ФСБ хезмәткәре Казан метросы һәм шәһәр яны вокзалына шартлаткыч муляж алып кергән

2018 елгы Дөнья Чемпионатына әзерлек барышында Россия Транспорт буенча күзәтчелек федераль хезмәте хезмәткәрләре Татарстанда 28 объектта тикшерү уздырды. Тикшерүдә шулай ук Федераль куркынычсызлы...

2018 елгы Дөнья Чемпионатына әзерлек барышында Россия Транспорт буенча күзәтчелек федераль хезмәте хезмәткәрләре Татарстанда 28 объектта тикшерү уздырды.
 
Тикшерүдә шулай ук Федераль куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре дә катнашты. Алар бернинди каршылыксыз Казан метросына һәм шәһәр яны вокзалына шартлаткыч муляж алып кергән.
“Сакланучы объект, әмма тест-объект бер каршылыксыз бирегә үткән. Чынлап шулай булса, бу теракт булыр иде. Җитәкчеләр кебек үк күзәтүдә торучылар да үз вазифаларын башкармаган өчен җаваплылыкка тартылды”, - дип билгеләп үтте ”Татар-информ”га интервьюда Россия транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының транспорт буенча Идел буе федераль округындагы куркынычсызлыкны тәэмин итү күзәтчелек бүлеге җитәкче урынбасары Игорь Купцов.
Игорь Купцов сүзләренчә, вокзалда металлодетектор рамкасы эшләмәгән. Аның “үле” зонасы бар икән - муляж Федераль куркынычсызлык хезмәте хезмәткәренең аягына бәйләнгән булган. Вокзалда әлеге техник җитешсезлекне тиз арада бетерәчәкләренә ышандырганнар.
“Россия Транспорт буенча күзәтчелек федераль хезмәте көч структуралары белән үзара тыгыз хезмәттәшлекне булдырды. Без барлык төбәкара оператив штабларда булдык. Без төбәк башлыклары карамагындагы террорчылыкка каршы комиссия белән эшлибез. Тест тикшерүләре материаллары объектларның кәгазьдә түгел, гамәлдә әзер булуын күрсәтә. Җитәкчелек барысын да тиешенчә булдырса да, җаваплы кеше үз эшен начар эшли икән, ул моның өчен җаваплылык тотарга тиеш”, - дип фикерләре белән бүлеште Россия транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының транспорт буенча Идел буе федераль округындагы куркынычсызлыкны тәэмин итү күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Иван Данильцев.
 
http://www.tatar-inform.tatar

Комментарийлар