Логотип «Мәйдан» журналы

Франция мәктәпләрендә динилекне күрсәтүне тыйдылар

Франциянең мәгариф министрлыгы моннан соң илнең уку йортларында динилекне күрсәтүне тыючы канун чыгарды.Укучыларга мәктәптә нинди дә булса дини атрибут, шул исәптән, мөселман яулыгы, христиан тәресе,...

Франциянең мәгариф министрлыгы моннан соң илнең уку йортларында динилекне күрсәтүне тыючы канун чыгарды.
Укучыларга мәктәптә нинди дә булса дини атрибут, шул исәптән, мөселман яулыгы, христиан тәресе, яһүдләр баш киеме һәм хәтта озын итәкләр кияргә тыела.  Шулай ук моннан соң мөселман балаларын Изге Рамазан аенда ураза вакытында физкультура дәресеннән азат итми башлыйлар. Ә менә музейларга йөрү һәр балага мәҗбүри булачак, хәтта андагы экспонатлар арасында киемсез сурәтләнгән натуралар булса да.
Уку йорты бинасында һәм территориясендә дога кылу тыела. Укытучылар белән кул биреп күрешергә каршы килүчеләрне мәктәптән куу белән яныйлар.
 
 
Чыганак: Islam-today
 

Комментарийлар