Ford Sollers хезмәткәрләре, Татарстандагы заводлары ябылуга да карамастан, эшсез калмаячак
Ford Sollers хезмәткәрләре, Татарстандагы заводлары ябылуга да карамастан, эшсез калмаячак. Кама аръягындагы берничә зур предприятие (алар арасында Кытайның Haier компаниясе дә бар) югары квалификация...
Ford Sollers хезмәткәрләре, Татарстандагы заводлары ябылуга да карамастан, эшсез калмаячак. Кама аръягындагы берничә зур предприятие (алар арасында Кытайның Haier компаниясе дә бар) югары квалификацияле кадрларны эшкә урнаштыруга карата кызыксыну белдергән. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Хәзерге вакытта аларны эшкә урнаштыру мәсьәләсе белән Татарстанның Сәнәгать, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү социаль яклау министрлыклары шөгыльләнә. КАМАЗ предприятиесе, Haier компаниясе дә югары квалификацияле кадрларны эшкә урнаштыруга карата кызыксыну белдерә», - дип искәртте Галимова.
Аның сүзләренчә, Кама арьягы зонасында «Түбән Кама» һәм «Чаллы» өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләре, «Алабуга» махсус икътисади зонасы кебек инвестицион мәйданчыклар урнашкан. «Әлеге территорияләр кадрларга кытлык кичерә һәм алар Ford Sollers компаниясенең югары квалификацияле хезмәткәрләрен кабул итәргә әзер», - дип искәртте Казан Кремленең рәсми вәкиле.
Март ахырында билгеле булганча, Ford Sollers компаниясе июнь азагында Россиядә җиңел автомобильләр эшләп чыгаруны туктатачак. Нәтиҗәдә, компаниянең Чаллы һәм Всеволжскидагы ике автомобиль заводы, шулай ук «Алабуга» махсус икътисади зонасындагы двигательләр заводы ябылачак.

Комментарийлар