Логотип «Мәйдан» журналы

Фольганың кайсы ягына төрергә?

Хуҗабикәләр арасында аның бер ягы азыкка начар матдәләр бүлеп чыгара дигән фикер йөри.Фольга ике яклы була. Аның бер ягы тонык, ә икенче ягы ялтырап тора. Азыкны пешергәндә кайсы ягына куярга соң?Фоль...

Хуҗабикәләр арасында аның бер ягы азыкка начар матдәләр бүлеп чыгара дигән фикер йөри.

Фольга ике яклы була. Аның бер ягы тонык, ә икенче ягы ялтырап тора. Азыкны пешергәндә кайсы ягына куярга соң?
Фольганың ялтырау-ялтырамавы ясау технологиясенә бәйле. Ул станок аша чыга. Роликка тиеп торган ягы ялтырый, ә икенче ягы тонык кала. Белгечләр фикеренчә, азыкны кайсы ягына куеп пешерүнең бернинди аермасы юк. Шулай да ялтырап торган ягы җылы саклый, ә тоныгы, киресенчә, җылыны үзенә тарта. Шунлыктан ялтыравык ягына салып төргәндә, азык тизрәк пешәргә тиеш. Моның тагын бер өстенлеге бар: шома, ялтыравык ягына азык ябышмый. Ябышмасын өчен фольганы үсемлек мае белән майларга да була.

Автор: Юлия Төхбәтуллина


Фото: https://www.facebook.com/


Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/Folgani-kaysi-yagina-t-rerg-576021/


Комментарийлар